Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер яшьлектә – бер картлыкта

Татарстанда 1 октябрь - Өлкәннәр көне, декада буларак билгеләнелә. Бу көннәрдә авылларда, шәһәрләрдә ветеран хезмәткәрләрне, әби-бабайларны хөрмәтлиләр, кунак итәләр.

Мамадыш районы Дүсмәт авылында да Өлкәннәр көнен зурлап үткәрделәр. 30 сентябрь көнне авылның ихтирамга лаек кешеләрен, Дүсмәтнең эшмәкәрләре Николай Павлов, Айдар Миннеханов, "Татавтодар"ның Мамадыш филиалы директоры урынбасары Павел Егоров, инвестор Рифат Мотыйгуллин һәм авыл советы ярдәме белән әзерләнгән сый-хөрмәттән сыгылып торган түгәрәк өстәл артына җыйдылар. Очрашу матур җырлар, биюләр белән үрелеп барган. Мәктәп укучылары күңелле концерт номерлары әзерләгәннәр. "Кряшен чибяре - 2016" конкурсында катнашкан Алиса Исакова иң матур җырлаган яңгыраткан.

Мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова түти-дәдәйләрнең яшь чактагы фотоларыннан торган стенд та әзерләгән. Өлкәннәребез, фотолардагы яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп көлгәннәр, сагынып, күз яшьләрен сөрткәннәр. Яшьлектәге онытылмас кызыклы уеннарын уйнаганнар. Клубның художество җитәкчесе Виктор Спиридоновның гармунда элеккеге көйләрне сыздырып уйнавына түзмичә, аяклары талганчы биегәннәр, вальс әйләнгәннәр.

Ял иткән арада бер-берсенә туган рәхмәт сүзләрен шигырь юллары белән җиткергәннәр. Барысы да кичәдән канәгать калып, шатланып өйләренә таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Бер яшьлектә – бер картлыкта

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев