Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер күрешү – бер гомер

Бүгенгедәй истә бит, чәчләремә ак бантлар тагып, яңа формамны киеп, ак алъяпкычлардан беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаганым. Ә югыйсә, соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң 5 ел гомер үтеп тә киткән…

Елдагыча февраль аеның беренче шимбәсендә күп кенә мәктәпләр, укып бетереп, олы юлга озаткан баларын, киң колач белән кабаттан сабакташлар очрашуына чакырып алалар. Кукмара районы Село-Чура авылы мәктәбендә дә бу күркәм традиция сакланып бара.

4 нче февраль көнне очрашу кичәсенә туган якларына бик күп сабакташлар әйләнеп кайттылар. Бәйрәмне директорыбыз Тукеева Эльмира Григорьевна котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Шуннан кичә укучылар әзерләгән номерлар, сабакташларның рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Сәхнәгә 10, 20, 30, 40 ел элек мәктәбебезне тәмамлаган сыйныф укучылары чакырылды. Алар укытучыларга булган зур хөрмәт хисен белдереп, үзләренең күңелләрендә җыелып килгән җылы сүзләрен җиткерделәр. Сабакташлар, шулай ук, үзләре белән мәктәпкә кечкенә генә кучтәнәчләр, сәхнә нормерлары әзерләп килгәннәр.

Әлеге көнне һәр кабинеттан да сабакташларның шау-гөр килеп, күңелле мәктәп вакытларын искә төшереп сөйләшкән тавышлары ишетелә иде. «Бер күрешү - бер гомер» диеп юкка гына әйтмиләр бит. 11 ел бергә укыган, куңеленә якын булган кешеләрне күреп, балачак хатирәләрен искә алгач, яшәүләре күңелле, дөньялары тулыланган сыман була. Сабакташлар очрашуы авылыбызның күркәм кичәләренең берсе булып тора. Мәктәбебез гел дә шулай озак еллар үзенең чыгаралыш укучыларын һәрдаем чакырып, бәйрәмнәренә көтеп торсын иде, дигән теләктә каламын.

Альмира Азина,

Село-Чура - Казан

Алексей Кирилов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев