Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәчели дәдәй

5 октябрь - Укытучылар көне. Шул уңайдан, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың укытучысы Василий Зингаров турында истәлекләрен тәкъдим итәбез

                                         Бәчели   дәдәй                

                        (1915- 2005)

Хаклы булган безнең укытучыбыз Бәчели дәдәй Зингаров: аның өчлесе башка мәктәпләрнең бишлесе булган икән.

Зәй төбәгенең Туңылҗа дигән керәшен авылында туып үскән математика укытучысы Бишавылы мәктәбендә озак еллар укыткан Василий Андреевич Зингаровның 1954 елда әйткән сүзе искә төшә:

— Утыр, Батуллин, сиңа өчле, майлы өчле! Ләкин минем өчлем башка мәктәпләрнең бишлесенә тора, шуны онытма.

Хаклы булган сөекле остазыбыз.

Бу кеше турында без матбугатта язып, радио-телевидениедән дә сөйләдек. Мөдәррис тә, Дунай да, башка мәктәптәшләребез дә Василий Андреевич Зингаров турында телдән-телгә күчереп, мәзәкләр, дәрестә булган кызык вакыйгалар турында сөйлибез һәм әле һаман сөйләп туймыйбыз.

Василий Андреевич легендар укытучы.

Математик булып китмәсәк тә, без Зингаров дәдәйнең дәресләрен әдәбият, халык авыз иҗаты буенча дәресләр итеп истә калдырганбыз. Математика, физика, геометрия, тригонометрия, астрономиянең катлаулы мәсьәләләрен ул авыл балалары аңларлык итеп, әкият, мәзәк аша аңлатырга тырыша иде. Математика дәресләре бик эчпошыргыч, күңелсез була, дип әйтүчеләргә аптырыйм мин, Зингаров дәдәйнең дәресләре кызык эстрада концертына әверелә торган иде. Кагыйдәләрне ул мәшһүр татар көйләренә җырлап бирә.

 Кояш  ничек  чыга? Астрономиядән бүген “Кояш” темасы. Бәчели дәдәй ишектән ашыгып килеп керә. Кулындагы класс журналын, китапларын өстәлгә ташлап:

— Күпер төбендә торучы Кәҗә Микулаен беләсезме? — дип сорый. Беләбез әлбәттә. — Менә шул Кәҗә Микулаеның атасы Көҗмәнең бабасы элек солдат кызмәтендә җегерме биш җыл черегән. Кызмәтен тутырып кайткач, монын янына каль белешергә киләләр. Карале, Көҗмә дәдә, кайда кызмәт иттең сун? дип сорыйлар моннан. Җырак Көнчыгышта, Кояш чыга торган җирдә, ди Көҗмә. Сың, сез анда нишләдегез дигәч, салдат Көҗмә: бер взвод салдат белән имән бастырык астына таш кыстырып, җегерме биш җыл буе көн саен Кояшны һай-һулап чыгарып тора идек, дигән... Кара халык ышанган инде, бичара. Кояш, әлбәттә, Көҗмә бастырыгы белән түгел, гравитацион көчләр аркасында көн саен чыгып тора.

Шулай итеп, Кояш темасы башланып китә.

Ышкылу   көче. Физика дәресе. Бәчели дәдәй гадәтенчә ашыгып килеп керде дә, иң артта утыручы  Әлфриткә туры карап:

— Биктебаеп!- диде.

Югары Пәнәчедән килеп укучы Әлфрит Биктибаев ялкау гына аягына калыкты.

— Биктебаеп, син әле яңа гына баскыч төбендә егылдың, — диде укытучы.

— Ие, абый, егылдым шул, — ди җегет.

— Ни өчен син егылдың, Биктебаеп?

— Таеп егылдым, абый, анда бозлавык бит.

— Тайганыңны да, бозлавык икәнен дә бөтен кеше белә. Ә менә син укымышлы кеше буларак, фән теле белән әйт, син ни өчен егылдың? Ә?

— Сың, абый, тайгак бит инде анда...

— Ышкылу көче аз булганга син тайдың, Биктебаеп. Бозлавыкта ышкылу көче аз була, шуңа күрә, синең олтаның таеп китә. Утыр, Биктебаеп... Гөрпинә  җиңгәң шунда көл яки ком сипкән булса, син таймаган булыр идең. Чөнки, ком яки көл нишли, Биктебаеп?

Битебаев тагын калка.

— Ком сипкәч аягасты нишли?

— Аягастында ышкылу көче арта...

— Дөрес, Биктебаеп, утыр.

Менә шушы дәресне син тыңламый утырып кара. Истә калдырмый кара.

Василий Андреевич сөйләгәннәрдән:

-- Урыс баяры Матюшка (Матвей) Коровин Калмык җирләрен биләп тора. Аның уллары: Тонгол, Иван, Борис, Федор исемле булалар. Туңылҗа исемле керәшен авылы 1690 елда  барлыкка килә. Беренче кабер Федорныкы, ул 1692 елда үлгән. Тоңгол 1718 елда үлгән. 1699 елда ачлык була. Эссе җәйдә 40-45  дәрәҗә кызу була.  Мур кырылышы башлана, маллар кырыла, халык үлә. 1698 елда карсыз суык. Урман өши, агачлар корый 1699 елда урманны корт баса. Яфракларны ашап җиргә коела, җирдәге үләнне ашый.

1918 елның 13 үктәберендә ВЦИК уполномоченные Иннокентий Серафимович  Кожевников җитәкчелегендәге әтрәт Түбән Биш, Шыкмай Борды, Суыксу, Сидоровкадан  Минзәләгә уза. 1919 елның 22 мартында Минзәләне Колчак ала. Аннан Чаллыны кулга төшерә. 1919ның  20 май көнне Минзәлә, Зәй азат ителә. 1921 елда ачлык башлана, халык күпләп кырыла.

Туңылҗада урыслар да күп була, ләкин алар татарлашып-керәшеннәшеп бетә.

                                Зингаров   ысулы

Без, сугыштан соңгы үсмерләрнең өйдә дәрес хәзерләргә вакыты булмый иде. Каралты-кура арасында да, калхуз эшләрендә дә әти-әниләргә булышабыз, урманга утынга, печәнгә барабыз. Утын яру, бала карау кебек эшләрнең барысы да үсмерләр җилкәсенә иде. Кая анда Кояш турында, ышкылу көче турында китап укып утыру. Бар алган белемебез класста, укытучы сөйләгәннән булды. Аңлата алган укытучының дәресе шундук үзләштерелә, талантсыз, формаль укытучының дәресе укучының башына керми кала.

Василий Андреевич Зингаров сугышка кадәр Нәкый Исәнбәт белән бергә эшләп алган кеше. Нәкый ага Исәнбәт тә аны хәтерли иде:

— Әйе, 1938 елда Әтнә урта мәктәбендә без бергә эшләдек. Ул физика, математика, астрономия укытты.  Мин аны “Зәңгәров” дип йөртә идем. Хәтерлим, һо-о, ул зәңгәр күзле керәшен җегете бик тере зиһенле кеше иде. Исәнмени ул? Утыз җиделәрдән, сугышлардан исән кайта алганмыни ул? Синең укытучыңмыни ул? Һо-о, мин бик шат аның шундый җегетләр тәрбияләвенә, сәлам әйт миннән...

Василий Андреевич Исәнбәт белән булган вакытлары турында “Яшьлектә очрашулар” исемле  мәкалә дә язып чыкты. “Шәһри Чаллы” 1996, 12 апрель саны.

Тумыштан үткен телле, зиһенле Бәчелинең Исәнбәт белән аралашуы аның талантын тагын да арттыргандыр, мөгаен. Бәчели дәдә чын мәгънәсендә фольклорчы, җор телле, усал телле остаз була белде. Кырыс булса да, ул баланың рухын аңлый торган миһербанлы шәхес була белде. Өйдә дәрес хәзерләргә мөмкинлегебез булмавын да, бүген төнлә сигез чакырымнан чи утын сөйрәп кайтканны да ул белеп тора бит, ярым ач, ярым ялангач, салкын тиеп тамагы шешкән булса да дәрескә килгән бу бичара баланы ул бастырып сүксенме, монда, дәрестә алып калсын, дип, Зингаров абый бар көчен, бар булдыклыгын җигеп, дәрес аңлатырга тырыша, педагогикада җыр-бию ысуллары белән математика укыту каралганмыдыр, юкмыдыр, әмма Зингаров ысулы иң кулай ысул булгандыр, дим.

Озын тәнәфестә гармун белән җырлы-биюле уеннар уйный торган идек. Үзенә күрә бу тән язу да, сәләтлеләр ярышы да иде. Зичәбашның Виктор Петров иң яхшы биюче санала иде. Талантлы керәшен җегете иде. Виктор, бик тә оешкан, культуралы, пөхтә кеше иде, кайда ул, нигә күренми? Шундый талантлы кеше тормышның кырыс борылмаларында югалып калдымы?

Тәнәфестә уйнаганнарыбызны Зингаров абый күз кырые белән генә  күзәтә. Дәрестә шул күзәтүләрен файдалана торган иде. Әйтик, берәребез элементар математика формулаларын белмичә торса, ул:

— Ә үзең Аллария-ләрияне ничек матур җырлыйсың, —дип мактый, аның мактавы сүгүгә әверелә, янәсе, матур биисең, матур җырлыйсың, дәресеңне белмисең, дигән сүз иде ул.

Шуннан соң Зингаров формуланы «Аллария-ләрия» көенә үзе җырлап бирә: җәя ачыла, «а» плүс «б» җәя ябыла, ике квадрат тигез була «а» квадрат плүс ике «а» «б», плүс «б» квардрат...

Концертларың бер кырда торсын, җырның кушымталары вакытында остазыбыз, кара такта тирәли биеп тә китә торган иде.

Чичиков   белән  геометрия. Урыс әдәбияты буенча әле яңа гына Рина апа безгә Чичиков белән Коробочка турында сөйләп дәрес тәмамлаган. Урыс теленнән соң ук геометрия дәресе. Зингаров абый әсбапларын өстәлгә ташлап, Гогольне яттан сөйли башлый.

И какой же русский не любит быстрой езды...

Нәфис сүз остасы Василий Андреевич Зингаров Гогольне татарча сөйләүгә күчә:

Әй, син, каз, дип кычкыра Чичиков үзенең күчере Ычтапанга...

-- Чичиков үле җаннар сорарга “Н” губернасына Коробочка янына бара, кучере Ычтапан атларны куа. Яңгырлы көн була бу. Арткы тәгәрмәчкә ябышкан балчык тәгәрмәч кысасыннан атыла-китә, атыла-китә, Чичиковның суртюк якасына бара-куна, бара-куна. Биктебаеп, менә син шул балчыкларның тәгәрмәч кигиләренә туксан градус белән атылып китеп, Чичиковның якасына барып сыланганын беләсеңме?

— Юк, абый, белмим,— ди Биктебаев.

— Белмәсәң, хәзер белерсең...

Геометриядән “Орынма” темасы башлана. Баксаң, тәгәрмәчнең кысасы ул — геометрик әйләнә икән, кигиләре шул әйләнәнең радиуслары икән, ә геометрия законы буенча һәр радиус, орынмага туры почмак хасил итеп төшә икән. Балчык исә әнә шул орынма буенча очып китә икән.

Контроль эш вакытында Зингаров абый бик тә кырыс була иде. Күчерттермәс өчен ул, кулына озын туры сызгыч алып, урындыкны калку җиргә куеп, хәлфә-казый шәкертләрен күзәткәндәй күзәтә иде. Әмма аттестатка дәүләт имтиханнары биргән чакта ул математикадан зәгыйфьрәкләргә комиссиягә сиздермичән генә ярдәм итеп йөри иде.

Кырыс, әмма гадел-миһербанлы остазыбыз Василий Андреевич Зингаров гомерем буе миңа үрнәк булды. Мин дә озак еллар шәкертләр тәрбияләдем. Һәм Бәчели дәдәйгә охшарга тырыштым, кырыс, әмма гадел булырга омтылдым.

Табигать үзенекен итте, Зингаров абый пенсиягә чыккач, каләмгә тотынды. Хатирәләр һәм әдәби әсәрләр яза башлады. Аның әсәрләре күпләп басылды, китаплары чыкты. Зингаров абый да язучы булды.

Безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар физматка барып керә тордылар. Безнең сыйныфтан гына физмат, техник ВУЗларга кереп укыганнар байтак. Алар математиканың шагыйрьләре иде. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнең абыйсы, минем сыйныфташым Мәүҗетдин Әгъләметдин математиканың шагыйре, Рәшит Ногманов, Фәйзелхак Закиров, Гамир Мөбәракҗановлар, Аудаким Фирсов, Микайла Аверьянов, Махиян Расихы һәм тагын башка  бик күпләр техника, физмат өлкәсенә кереп чумдылар. Бертуган Заһир, Ирек Ирсафиловлар КАИ тәмамлады. Аудаким физмат бетереп, шул ук мәктәптә Зингаров традицияләрен дәвам итә, балалар тәрбияли, математиклар әзерли. Гамир исә Казанның иң мәшһүр математикларыннан берсе, математика фәне буенча олы галим булды. Гамир да язучы, ул “Татарча математика терминнары” дигән гаҗәеп кыйммәтле китап авторы. Гыйльфанов Мәсгут исә механизатор буларак, “Хезмәт даны орден”нары белән күкрәген тутырды. Бишавылы егете Михаил Аверьянов физмат бетереп, бераз укытучы булып эшләгәч, юридическийны тәмамлап, прокурор булып эшли, классик әдәбият әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Бишавылы мәктәбенең ике канаты бар иде. Аның бер канаты — физика-математика укытучылары: Василий Зингаров, Владимир Тихонов, Иван Иванов, Семен Семеновлар булса, икенче канаты: әдәбият укытучыларыбыз: Мәрвәрия Җиһаншина, Катя Зингарова, Михаил Петров, Рина Гатуповна. Сезгә чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз, сөекле мөгаллимнәребез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев