Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Балкыш-Сияние" зона туры узды

14 август көнне Әлмәт шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннар арасында "Балкыш-Сияние" III Республика фестиваленең зона туры булып узды. Бу фестивальдә Ләке авылыннан Асанова Раилә җитәкчелегендәге "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбле да катнашты. Фестивальда "Йөзек салу" күренешен күрсәттеләр, шулай ук Җәлил бистәсеннән - "Ак калфак" ансамбле, аерым җырчыларыбыз - Бәһиҗэ...

14 август көнне Әлмәт шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннар арасында "Балкыш-Сияние" III Республика фестиваленең зона туры булып узды. Бу фестивальдә Ләке авылыннан Асанова Раилә җитәкчелегендәге "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбле да катнашты. Фестивальда "Йөзек салу" күренешен күрсәттеләр, шулай ук Җәлил бистәсеннән - "Ак калфак" ансамбле, аерым җырчыларыбыз - Бәһиҗэ Латыйпова (Югары Чыршылы), Гөлүсә Шигапова (Җәлил), Альберт Хәбибуллин (Саклаубаш) чыгыш ясадылар. Саклаубаштан биюче Зөфәр Заманов, Александровкадан нәфис сүз остасы Мөнәвәрә Фатыйхова, солистыбыз, гармунчыбыз - Иван Тазовның чыгышлары да алкышларга күмелде. Катнашучылар диплом белән бүләкләнделәр. Аларны башкаладан килгән жюрилар бәяләде. Уңышлы чыгыш ясаучылар октябрь аенда Казанда узачак Гала-концертта катнашачаклар.

Юрий Антонов

Ләке мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев