Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларның яратуы бүләккә тиң

“Балачагымда күптапкырлар яшәткән һөнәрем белән горурланам”,- диеп җырлана тәрбиячеләр гимнында... “Эшемне иң яхшы, креатив һәм иҗади булуы, иң мөһиме, балалар¬ны бик яратуым өчен сайладым. Һәркемгә дә 25 баланың үтенеч-таләпләрен тыңлау, аңлау өчен тимер нервлар бирелмәгән бит”, - ди, мәк¬тәпкәчә белем бирү системасында 28 ел хезмәт стажы булган Мария Михайлова.

Ул Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 314 нче балалар бакчасында эшли. Казанга күчкәнче, туган ягы, Мамадыш районының Берсут Приста­не мәктәбендә башлангыч класслар укы­тучысы булып эшләгән. Тәрбияче булып эшләве аңа ләззәт кенә китереп калмый, шәхси үсеш перспективасы да булып тора.

Мария Егоровна белән замана тәрбиячесенең сыйфатлары һәм мәктәпкәчә белем бирүнең мөһимлеге турында сөйләштек.

– Бу өлкәдә эшләү өчен беренче чиратта пе­дагогның доминант сыйфатларын билгеләп үтәргә кирәк, әгәр ул балаларны яратмаса, алар белән эшләргә теләмәсә, аның педагогик ком­петентлыгы турында сүз дә була алмый. Хәзер­ге заман тәрбиячесе бик мәрхәмәтле, тынычлык яратучы, сабыр, стресска чыдам, актив, идеяле, максатка омтылучан һәм коммуникабель кеше булырга тиеш, -ди ул.

Югары квалификация категориясенә ия бул­ган Мария Михайлова төрле дәрәҗәдәге кон­курсларда даими катнашып, призлы урыннар да ала. Күптән түгел “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” республика конкурсында җиңүчесе булган. Шулай ук, яшь белгечләргә тәҗрибә тапшыруда да актив эш алып бара. Балалар бакчасы базасында гына түгел, “Педагогика һәм психология” институтында үткәрелә торган күп кенә ачык чараларда да катнаша.

– Хәзерге заман балалары бик мөстәкыйль, кызык­сынучан һәм эрудицияле. Аларга югары дәрәҗәдәге мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү өчен әти-әни дә, тәрбияче дә һәрвакыт уяу һәм нык укымышлы булырга тиеш. Балаларны тәрбияләүдә ата-ананың роле тәрбиячегә караганда күпкә мөһимрәк булды һәм бу­лачак, чөнки без бары тик ярдәмчеләр генә. Ата-аналарның балалар бакчасы тормышында да роле зур. Башта бик таләпчән, хәтта, кырыс булсалар да, вакыт узу белән барысы да якын кешеләргә әвереләләр. Без, тәрбиячеләргә карата булган хөрмәтләрен һәм җылы мөнәсәбәтләрен күпләр рәхмәт хатлары һәм грамота­лар аша җиткерәләр, -ди Мария Егоровна.

Кайчагында ата-аналарга бер баланы тәрбияләү дә авыр. Бер төркем бала белән идарә итүнең сере ту­рында кызыксындык. “Һәр балага шәхси якын килеп эшләргә кирәк. Шулай ук аны кызыксындыра белү дә мөһим. Кайбер компромисслар белән “мораль уку”­ны, әрләүне киметү, күбрәк игелеклелек, сабырлык һәм наз күрсәтә белү кирәк”, -дип искәртә Мария.

Балалар белән эшләү – һәрвакыт яңалык. Мария Егоровна да үз практикасында көтелмәгән хәлләрнең күп килеп чыгуы турында әйтә. “Күптән түгел иске күлмәгемне кигән идем. Без кызчыкның: “Мария Его­ровна, сез бик матурсыз”,-диюе, күңелләрне күтәрде. Балалардан “сез дөньяда иң яхшы тәрбияче”, дигән сүзләрне ишетү, һөнәремнең иң яхшы бүләге”, -ди ул.

Балаларны мәктәпкә әзерләү чорындагы мөһим проблемаларга да тукталып уздык.

-Һәр ата-ана баласын төрле яктан үстерергә тиеш, мәктәпкә кергәндә ул баланың белеменә һәм осталы­гына гына түгел, психологик әзерлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Әгәр бала мәктәпкә психологик яктан әзер булмаса, аңа мәктәп программасын үзләштерү авыр булачак, укуларында кыенлыклар туарга мөм­кин, -дип киңәшен бирде Мария Егоровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев