Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга бороҥголар сюзе

(Буквардян суҥ укый торган княгядян)

 Азга тук бул

Бер карчыкнын тауыгы булган. Ул кӧн сайын беряр кюкяй салган.  Карчыкнын кюберяк салдырасы килгян, шунын ӧчӧн ул тауыгын бик нык туйдыра башлаган. Анын тауыгы симереб, кюкяй бӧтӧнняй салмый башлаган.

Чуртан

Чуртан алабуганы тотмакчы  булыб, сыуны болгата башлаган. Шул багытта балыкчы сыуга ау салган. Болганчык сыуда чуртан ауны кюрмей, аҥар эляккян.

Ике кязя

Бер чишмя арткылы бюряня жаткан. Шул бюряня ӧстӧндя ике кязя очорашканнар. Берсе  ӓйткян: син алдан мине уздыр, мин бюрянягя синнян элек бастым, дигян. Икенчесе ӓйткян: син миҥа жул бирергя тейеш, мин синнян алданырак бастым, дигян. Алар шунда ӓрепляшя башлаганнар, аннары сӧзӧшӧргя тотонганнар. Сӧзӧшя торгач, алар икяӱляшеб бюряня ӧстӧннян сыуга тӧшӧб киткянняр.

Чюлмяк белян чуйын

Балчык чюлмяк белян чуйын дуслашканнар. Бердя бер табкыр алар икяӱляшеб инеш белян  жӧзӧб киткянняр. Чуйын жулдашына  ӓйткян: син минем белян жяняшя барма, ыуалырсын, дигян. Чюлмяк анын сайын аҥар гел жакын килгян. Кинят, тулкын чыгыб, алар бер ­берсеня бярелешкянняр. Балчык чюлмяк ыуалыб чярдяклянеб беткян.

Арыслан белян тӧлкӧ

Тӧлкӧнӧн арысланны бердя кюргяне жук икян. Бер табкыр алар очорошканнар. Тӧлкӧ куркуыннан аздан гна ӱлмей калган. Бер ауыктан суҥ тӧлкӧ арысланны тагын очораткан; бу жулы арыслан аҥар ул хатле куркыныч теймягян.  Ӧчӧнчӧ табкыр очоратканда, тӧлкӧ арыслан белян сӧйляшергя дя кыйыуланган.

Бярянняр

Сарык  кӧтӧӱе  урман  жанында  жӧргян.  Ике  бярян сарыклар жаныннан китеб, чабышып, уйнашыб жӧргянняр.  Бер  сарык  аларга  ӓйткян:  сез  жырак  китеб жӧрмягез, мында ангайук бюреляр жӧрӧй, дигян. Шул чакта бюре кыуак артында качыб тора икян. Бярянняр анын жанына чабыб килгяч, ул аларга ӓйткян: сез сарыкка ышанмагыз, ул  инде картайган,  жюнняб жӧрӧй дя алмый, сезнен иркенняб, жӧгӧрӧб жӧргянегезгя анын кӧнчӧлӧгӧ киля, сез, дусларым, аҥар карамый, ӱзегез телягянчя жӧрӧгӧз, дигян. Бярянняр бюре ӧйряткянчя кылганнар: кӧтӧӱдян айырылыб, жырак китеб жӧргянняр. Бюре аларны тотоб, урманга алып кереб киткян.

Ат белян ишяк

Бер кешенен аты белян ишяге булган. Бер табкыр аларга жӧк теяб, жулга чыкканнар. Ишяк арыгач, атка ӓйткян: минем жӧгӧм бик ауыр, син беразын ӱзеня алчы, дигян.  Ат ӓйткян: мына тагын, ӱзеҥ кютяреб бар, дигян. Калдыкта ишяк кӧчӧ бетеб, жулга жыгылган.  Шунда  аларнын  эяляре  ишякнен  бар  жӧгӧн  ат ӧстӧня теягян. Бу атка ике ӧлӧш ауыр булган.

Начар иптяш

Класста жазыб утырган чакта, Питер иптяшеня ӓйткян: Ибан, миҥа карандашынны биреб торчо ӓле, дигян. Ибан ӓйткян: мин аны сиҥа диб алмадым жирле, дигян. Бер ауык торгач, класстан чыккач, Питер Ибанга ӓйткян: Ибан чикляӱек жарасын киляме, дигян. Ибан ӓйткян: кая чикляӱегеҥ, жятеряк бир, дигян.

Мал

Бер кеше улларын тырышыб эшлятер ӧчӧн, ӱзе ӱляр алдыннан аларны чакырыб ӓйткян: мына мин сезгя жортомны, басыуымны табшырам, сез басуымны актарыб казырсыз, анда мал бар, дигян. Ул ӱлгяч, уллары бӧтӧн басыуны, мал эзляб, актарыб казыб бетергянняр, тик мал табмаганнар. Шул жылны аларнын чячкян ашлыклары ис китярлек уҥган. Шунда алар аталарынын нейдей мал турында ӓйткянен аҥнаганнар.

Фото: Милена Новикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев