Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балачакта Тройсын ничек уза иде?

Игътибарыгызга Әлмәт районы Кәләй авылында иҗат итүче шагыйрә, язучы Зинаида Захарованың балачак истәлекләренә нигезләнеп язылган "Тройсын" хикәясен тәкъдим итәбез

Бүген Тройсын бәйрәме. Тройсын  - минем иң  яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Ул ел саен җәй башында, якшәмбе көнне үткәрелә. Икенче төрле аны Каен бәйрәме йә Яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, дигән иде әбием. Бу көнне авыл яшьләре Зәй буендагы әрәмәлектән каен агачы алып кайта. Аннары, ботакларын бизәп, җырлап-тиеп, авыл читенә чыгалар.

Менә авылның түбән очында әбием, сеңлем һәм мин түземсезлек белән каенчыларны көтәбез. Әбием, каенга бәйләү өчен ефәк яулык та алды. Каенчыларны көтәүчеләр бик күп. Ниһаять, авыл башыннан каен агачы күтәргән яшьләр күренде. Авылга моң агыла. Гармунга кушылып, яшьләр җыр башлады:

Кәләй урамнары ла... озын урам,

Баш-башында тимер лә,

Ай-һай ла кулиса.

Кычкырам-кычкырам ла,

Аваз бирми Кәләй урамнары ла,

Ай-һай ла югыйсә.

...Каенга яулыкны элгәндә, әбием матур теләкләрен теләргә дә онытмады:

- Еллар имин булсын! Барыбыз да исән-сау, бәхетле булыйк!

Каенчыларны каршыларга берәү дә буш кул белән килмәгән. Башкалар да чиккән сөлгеләрен, яулыкларын каенга элделәр, изге теләкләрен дә кызганмадылар. Барысының да теләкләре уртак иде: еллар тыныч булсын, игеннәр уңсын, кешеләр бәхетле яшәсен! Авыл урамы бик озын булса да, аруны белмәдек. Каенга ияреп, тирәсендә җырлап-биеп, рәхәтләнеп йөрдек.

Югары очка көлешеп, җырлап-биеп килеп җитүебезне сизми дә калганбыз. Авылны чыккач бик матур болынга туктадык. Каенга эленгән сөлгеләр, яулыклар үзләренең яңа хуҗаларын көтеп биешәләр кебек. Каеннан бүләк алу өчен, җырларга яисә биергә кирәк иде. "Әбием элгән яулыкны чит кешегә бирәсем килми",- диде сеңлем кинәт кенә һәм күз ачып йомганчы уртага, каен янына йөгереп тә чыкты. Шул арада гармунчы егеткә нидер әйтеп тә өлгерде. Бию көе уйный башлауга, сикерә-сикерә биеп китте. Гәүдәсе җиңел, аяклары җиргә дә тими. Шулай итеп ул каеннан бүләккә әбиемнең яулыгын алды. Яулык бәйләнгән каен ботагы да сеңлемә булды. Мин сеңлемә карап сокландым, хәтта уңайсызландым да. Бүләк ала алмавыма гарьләндем дә бугай әле. Моны сизгән әбием: "Кыюрак булырга кирәк, улым, кыюлык - үзе зур бәхет ул",- дип куйды.

Бүләкләр таратылып бетте. Каен ботаклары алу бәхетенә ирешкән кешеләр елгага таба йөгерде. Без дә алардан калышмадык. Электән килгән гадәт буенча каен ботакларын елгага салалар. Алар суда батмаса, агымга ияреп китсә, куанычлы, бәхетле ел киләчәк икән. Сеңлемнең каены агымга кушылып агып китте. Ул күздән югалганчы, яр буеннан китә алмадык. Агып киткән каен ботакларын озак күзәттек без. Урман ягында кара болытлар күренде. Алар әкрен генә безнең авыл ягына шуыша. "Бу - бик яхшы билге. Тройсында яңгыр яуса, ел уңышлы киләчәк",- диде әбием.

Болытлар шатлыгыбызны икеләтә арттырды. Без җитәкләшеп авылга таба йөгердек. Каенчылар да, җырлый-җырлый, авылга керделәр:

Ак ла каеннарны ямьле итә

Яфраккайлар белән туз гына.

Өстәлләрнең өстен ямьле итә

Ипекәйләр белән тоз гына.

 

Зинаида Захарова, Әлмәт районы Кәләй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев