Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бал корты - Ходай бүләге

Август ае төрле бәйрәмнәргә бай. Шуларның берсе - Бал Спасы, ул 14 августта билгеләп үтелә. Бу вакытта умартачылар күпләп бал аерталар, аны ярминкәләрдә саталар. Еш яуган яңгырлардан соң, быел татлы, тәмле бал булырмы?

Мавыктыргыч, үзенчәлекле, зур җаваплылык сорый торган умартачылык эше белән шөгыльләнү бар кешенең дә кулыннан килми. Аның өчен зур осталык, бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен белү кирәк. Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы егете Павел Семенов умартачылык белән шөгыльләнә. Бу эш белән ул кечкенәдән кызыксына икән.

- Умартачылык безнең нәселдән килә. Әни ягыннын да, әти ягыннан да карт әбиләр умартачы булганнар. Әни ягыннан Мәтөри әбинең урманда зур чүнниге бар иде, ул анда олыгайган көнгә кадәр умарта тотты. Урманга язын китеп, шунда яшәде, көз генә кайта торган иде, - дип искә ала Павел.

Аннан соң бу һөнәрне Павелның әнисе - Ольга Дмитриевна дәвам итә. Ә Павел кечкенәдән үк бал суыртканны кызыксынып күзәткән, тугыз яшеннән әнисенә булышып йөргән. Ныклап торып умартачылык эше белән ул бер ел элек шөгыльләнә башлый. Быел яз Павел дүрт умарта сатып алган, хәзер аларның саны - унбер. Умарталарны йортлары янындагы бакчага урнаштырганнар.

Балның уңышы яхшы булуын теләсәң, хезмәт кую кирәк. Умартачы һәрчак иртәгесе көнне уйлап эш итә. Рамнарны, умарталарны төзәтә, яңаларын ясый, җылыткычлар әзерли. Язын, бал кортларын урамга чыгаргач, аларны бала караган кебек карый. Ирешкән нәтиҗәләре белән генә тынычланмый умартачы. Аның максаты - теләсә кайсы елны һәр оядан югары уңыш алу.

- Бал кортын Ходай бик үзенчәлекле итеп яраткан,- ди Павел. - Аларның тормышы бик кызыклы, катлаулы системага корылган. Шуңа күрә көчеңне, вакытыңны кызганмый, бар белемеңне җигеп эшләсәң генә, балкортларын аңлап була. Бар эшемә иман әйтеп тотынам, - ди ул.

Үзе дә бал корты кебек тырыш кеше генә умарта тота ала. Бу абзарда терлек асрау гына түгел. Умартачы хезмәтенең башкалар күзенә күренмәгән мең дә бер эше бар икән. Кышка аларны җылытылган урынга (абзарга) кертәләр. Ана корт февральдә йомырка сала башлый. 7 апрельдә, Благовещениедә, аларны бакчага чыгаралар. Көзен тиешле балны гына алып, калганын кортларга калдыралар. Кышка бер умарта башына 18 кило бал калырга тиеш. Көчлерәк умартага күбрәк, көчсезрәккә әзрәк бал тиеш икән. Шулай ук, кортларга баллы камыр да куялар (шикәр комы, он кушып ясала). Апрельгә хәтле кортлар аларны ашап бетерәләр.

- Быел уңыш әйбәт булыр дип уйлыйсыңмы? - дим.

- Узган елга караганда быел, яңгырлар күп булу сәбәпле, уңыш начаррак. Былтыр май аенда ук тузганактан җыйган балны суырткан идем инде. Августка кадәр өч-дүрт тапкыр бал суырттык, сатуга да китте. Ә быел бер тапкыр гына суырттык әле, ул донникныкы, баш- ка балга караганда яхшырак. Хәзер юкәләр аз, кортлар балны рапстан, ч әчәкләрдән җыя. Кырда күбесенчә донник үсә, ул сентябрьгә хәтле чәчәк ата. Кортлар 3 чакрымга кадәр очалар. Алла бирсә, августта тагын бер тапкыр бал суыртырбыз, дип уйлыйм.

Бал - тәмле ризык кына түгел, ә кеше организмы өчен бик файдалы да, ди Павел. Укучыларыбызга бер-ничә киңәшен дә бирде яшь умартачы.

Үз чиратында, культуралы чәчәкләрнең уңдырышлылыгын арттыруда бал кортлары зур роль уйный: алар, бер чәчәктән икенчесенә кунып нектар җыйганда, чәчәкләрне серкәләндерү эшен башкара. Шуның нәтиҗәсендә, уңыш икеләтә югары була. Орлык җитештерүнең югары уңышы бал кортларына бәйле. Алар чәчәкләрне серкәләндермәсә, үсемлекләр орлыкны күп итеп бирә алмый һәм табышның нәтиҗәлелеге дә югары булмый, дип сөйләде Павел мавыгып, үз эшен яратып.

Яшь умартачыбыз Казан Аграр университетының агрономия факультетында III курста белем ала. Аның белгечлеге умартачылык һөнәре белән үрелеп бара. Бер ел укып, умартачылык дипломы да алган. Шул ук вакытта, Духовная семинариядә дә читтән торып белем ала. Хәзер ул практикада. Питрәч районының Күн авылында Гаврилов исемендәге агрофирмада үз комбайнында эшли, умарталарын карарга да вакыт таба. Яшь кенә булса да, тырыш, уңган егет, барысына да өлгерә ул. Фермерлык эше белән шөгыльләнүче әтисенә хайваннар карашырга да вакыт таба. Киләчәктә умарталар санын арттырырга хыяллана Павел. Тырыш егетебезне алдынгы умартачылар рәтендә күрербез, дип өметләник.

Павел Семеновтан кайбер киңәшләр

- Бал ашаган кеше йөзгә хәтле яши;

- Яман шеш авыруына каршы үлгән кортларны кайнатып, төнәтмә ясап эчәргә киңәш итәләр;

- Бал салкын тиюдән, ангинадан да булыша;

- Корт чагу умыртка авыруына, грыжага файдалы;

- Кайбер авыртуларны корт чактырып дәвалыйлар;

- Маточное молоко, прополис та күп авырулардан файдалы;

- Һәр үсемлекнең балы - үзе бер авыруга дәва;

- Сатуга чыгарган бал өлгергән булырга тиеш. Балда су күләме 21 проценттан артырга тиеш түгел. Әйтик, 3 литр банкада бал 4 килограмм 200 грамм авырлыкта булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев