Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахта Питрауында җиңгәчәйләр ярышкан ФОТО

14 июль көнне Чистай районының Бахта авылы көтеп алынган Питрау бәйрәмен гөрләтте

Бәйрәмнең бизәге булган яшь җырчы Игорь Дмитриев керәшен җырлары башкарды. Ел саен нинди дә булса яңалык кертеп авылдашларны, килгән кунаклары шаккатырырга гадәтләнгән "Карендәш" ансамбле быел да традицияне бозмады. Халык җырлары белән генә чикләнмичә, кыр тутырып печәннән сыннар да ясап куйганнар иде. "Кунакчыл җорт" дип исемләнгән мәйдан көн буе кунаклар өчен самоварларын кайнатып, җиләк пируклары, пылау белән сыйлап торды. Инде иң күңелле мизгелләр "Зирәк җингәчәй 2018" конкурсында булды. Бу исем өчен авылның иң уңган хатыннары Юлия Терентьева (Тимерчелэр килене), Пиюклар килене Резеда Ванифатьева, Экреннэр киленнәре Анна белән Индира Минкиналар, Ануклар килене Майя Миняева көрәште. Аларга ярдәмгә кайнаналары, тормыш иптәшләре дә чыкты. Утын да ярдылар, такыя да үрделәр, себерке дә бәйләделәр. Күп сынаулар үткәннән соң, "Зирәк җингәчәй 2018" конкурсының җиңүчесе итеп Майя Миняева танылды. Быелгы бәйрәм тагын да күңеллерәк үтте диеште, Питраудан канәгать калган карендәшләр.

 

Фото: Анна Акманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев