Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” якты киләчәккә бага

“Айбагыр” быел үз йортын тапты, дияргә була. 11нче сменасын ул Яшел Үзән районының капиталь ремонттан соң бу җәйне республика балалары өчен ишекләрен ачкан “Мирас-Наследие” этно-лагеренда башлап җибәрде. Быел сменага Татарстанның 15 районыннан 78 керәшен баласы килгән. Алар – йөзек кашыдай, керәшеннәрнең ныклы киләчәген төзиячәк талантлы яшьләр.

Байрак күтәрелде – смена ачылды

Узган шимбә Яшел Үзән урманына барып, “Айбагыр” этносменасының быел нинди шартларда, ничек һәм нинди кәеф белән узуын үз күзләребез белән күреп кайттык. Көнен дә туры китергәнбез – сменаны ачу тантанасына эләктек.

Балалар шау-гөр килеп, репетиция ясап яталар иде әле. Шуңа, аларны оялтмаска дип, тирә-якны әйләнергә булдык. Тирә-якта – куе урман, чиста һәм рәхәт.

Смена ачу тантанасы лагерьның үзәк мәйданындагы сәхнәдә узды. Балалар барысы да сары футболка, кызыл панамкалардан. Кайберәүләре – милли киемдә.

Смена ачылу тантанасында “Лето” үзәге директоры Илдар Давлетчин, “Мирас-Наследие” лагеры җитәкчесе Айрат Хәбиров, Татарстан иҗтимагый палатасы урынбасары, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе председателе Тимур Кадыйров, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының идарә члены, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, “Мирас-Наследие” лагеры җитәкчесе урынбасары Эльвира Толстова үзләренең җылы сүзләрен җиткерде.

– Җәй көне, аеруча хәзер, кая карама – айбагыр чәчәк ата. Сез дә шул зур чәчәкләр кебек нурлы, үзгә. Һәрберегез дә бу сменаны озакка исегездә калдырырсыз, дип ышанам. Шулай ук, “Мирас”та һәр милләт, һәр автономия үзен үз өендә итеп хис итсен иде, – диде Илдар Давлетчин.

Чыннан да, лагерь территориясе киң. Ял итү өчен монда барлык шартлар тудырылган. Яшәү өчен корпуслар, берничә төрле спорт мәйданы, столярлык һәм гончарлык студиясе, тегү цехы, медиа үзәге, компьютер классы, клуб, ашханә бар. Лагерьның һәр почмагы аның нәкъ менә этно-юнәлештә эшләве турында сөйли. Хәтта корпусларга да милли бәйрәмнәр исеме бирелгән. Биналарда орнамент-бизәкләр, төрле телләрдәге язуларны күрергә була.

“Айбагыр”лыларны быел өч отрядка бүлгәннәр. Һәрбер отрядның үз исеме, девизы бар. Шунысы кызыклы, отряд исемнәре – керәшеннәрнең иң күркәм бәйрәмнәре. 1нче отряд – “Питрау”, 2нче отряд – “Нардуган”, 3нче отряд – “Тройсын”.

– Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы – республикадагы иң актив оешмаларның берсе. Нәтиҗәләрен үзегез күреп торасыз: дистә елдан артык балалар һәм аларның әти-әниләре белән комплекслы эш алып барыла. Питрау бәйрәме турында әйтеп тә торасы юк. Үзенең йолаларын, мәдәниятен кече буынга тапшырып торучы халык беркайчан да югалмас. Шушы лагерь да керәшеннәрнең бер йорты булып торыр. Сезнең тәмле ашап, рәхәтләнеп ял итеп, түти-дәдәйләрегез белән уртак тел табуыгызны телим, – дип балаларга мөрәҗәгать итте Тимур Кадыйров.

Тимур Кадыйров "Айбагыр"лыларны котлый

Тантана котлау сүзләре, җыр-бию белән үрелеп барды. Смена башланганга әле берничә генә көн булса да, “Айбагыр”дагы түти-дәдәйләр балаларның нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклап, алар белән бергә концерт номерлары да әзерләргә өлгергән.

2нче отрядтан Андрей Казанцев саксофонда “Соңлама” композициясен башкарды. “Айбагыр” түтие Лиана Самойлова фольклор ансамбль туплап өлгергән. Алар уен коралларында уйнап, җыр тәкъдим иттеләр. Шулай ук, Диана Еремеева да кунакларга үзенең күңелле җырын бүләк итте.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле – “Айбагыр” этносменасының байрагын күтәрү. Әлеге җаваплы эш 3нче отрядтан Николай Казанцевка һәм 2нче отрядтан Дарья Дементьевага тапшырылды.

Сменаның координаторы Юлия Дувалова, педагог-оештыручы Аида Сахарова һәм “Айбагыр”ның барлык түти-дәдәйләре гитарага кушылып, балаларга җыр бүләк иттеләр. Бу – аларның, үзенә күрә, балаларны якын итүләре, аларны ярату билгесе иде.

– Без соңгы ун ел эчендә “Айбагыр”ны кайда гына уздырмадык. Яшел Үзәндә башлап җибәрдек, аннан Мамадышка киттек, һәм ниһаять, кире кайттык. Мондагы шартлар безнең өчен бик яхшы. Минемчә, “Айбагыр” үз өен тапкандыр. Үзем дә 2014 елда сменага бала чагымда килгән идем. Шуңа сезгә бераз кызыгам да. Ял итәсең, яңа танышлар арта, аннан ул танышлар синең иң якын дусларыңа әйләнә. Кайберләрегез бала буларак ял итәргә соңгы тапкыр киләдер, ләкин борчылмагыз, аннан соң тагын да кызыграк тормыш башлана. “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте ишекләре сезнең өчен ачык. Мин сезгә уңышлар телим, бу көннәрегез онытылмаслык булсын, – диде Алексей Дмитриев.

Бәйрәм азагында балалар да, оештыручылар да мәйдан үзәгенә йөгереп чыгып, традицион флешмоб биеде. Әнә шушы югары ноктада бу җәйнең һәм сменаның көтеп алынган “Айбагыр” этносменасы ачык, дип игълан итәбез!” дигән сүзләре яңгырады.

"Айбагыр" байрагын күтәрү

Аларга, яратып, “түти”, “дәдәй” диләр

18 көн дәвамында “Айбагыр”лыларның керәшен йола-гадәтләре турындагы белемнәрен арттыру, туган телгә мәхәббәт һәм аңарда аралашу теләген уяту буенча эш алып барылачак. Сменага килгән һәрбер бала үзенең сәләтен, мөмкинлекләрен ача алачак. Башка милләт кешеләренә карата толерантлылык тәрбияләү дә “Айбагыр” этносменасы оештыручылары алдында торган иң зур бурычларның берсе.

Смена дәвамында балалар белән вожатыйлар, педагог-оештыручы, координатор, чакырылган экспертлар эшли. Аларга “Айбагыр”лылар, яратып, “түти”, “дәдәй” дип, эндәшә. Дөрес, 18 көн буена дуслашып кына түгел, туганнардай якынаеп бетәсең. “Беренче көннәрне, гадәттә, оялып, ятсынып йөриләр. Аннары бераз ияләшәләр. Смена азагында, өйгә кайтасы килми дип, кызарынып-елашып бетәләр”, – ди, түти ролен үтәүче Лиана Самойлова.

Ел саен “Айбагыр” агымына яңа балалар кереп китә. Әлбәттә, елдан-ел сменаны сайлаучылар да шактый, ләкин “Айбагыр”ның үсүе, ныгуы, аның даны таралу – горурланыр өчен җитди сәбәп.

Сменаны яратып, аңа кабат килүчеләр арасында балалар гына түгел, ә нәкъ менә түти-дәдәйләр дә җитәрлек. Чистай районының Бахта авылы егете Кирилл Чернышев та шундыйлардан. Ул үзенең “Айбагыр”га, аеруча балаларга карата мәхәббәтен болай дип аңлата:

– Үзем – күп балалы гаиләдән, алтау без, мин – иң олысы. Шуңа күрә балалар белән уртак тел табу җиңел, алар белән уйнарга, вакыт уздырырга да өйрәнгән. Чаллыда керәшен культурасын яратучыларның “Игәнәй” клубы бар, без кичләрен шунда җыелышабыз. Мин, гадәттә, эштән арып кайтам. Менә шул клубка киләм дә, яшьтәшләр белән бер 10-15 минут аралашкач, арыганлык онытыла, күңел күтәрелә. Күңелемдә балачак сызгыра, ахры, әле дә.

Кирилл дәдәй Чернышев

Балалар белән эшләү, аеруча, милли миссияле проектларда, бер дә җиңел түгел. Беренчедән, баланың чиксез эчке дөньясына юл табу; икенчедән, керәшеннәрнең асылын белеп, кызыктырырлык итеп балага аңлату – иң авырыдыр, мөгаен.

Искелектән баш тартып...

“Айбагыр-2022” программасы башка елларныкыннан аерыла. Сменаның яңа базада үтүе, командага яңа кешеләр кушылуы да зур роль уйнаган. Быел басым керәшен тарихын тагын да ныклабрак өйрәнүгә ясалачак.

– Бу елны “Интуиция”, “Стартин” кебек уеннардан баш тартырга булдык. Елдан-ел кабатланып килгән уеннар туйдыра, кызыгы бетә. Алар урынына керәшеннең үзендә булган матур йолаларга игътибар итәргә булдык. Солдат озату, каз өмәсе, корман боткасы пешерү кебек матур йолаларны күрсәтәчәкбез, – дип сөйләде сменаның педагог-оештыручысы Аида Сахарова.

2022 елның тагын бер үзенчәлеге – бизнес, эшмәкәрлек кебек өлкәләргә игътибар бирү. Ягъни, балаларны проектлар белән эшләргә өйрәтәчәкләр.

– Яшь булуларына карамастан, балаларны хәзердән үк оештыруга, идарә итүгә тартасыбыз килә. Бүген мәктәпләрдә дә проектлар язарга өйрәтәләр. Без дә керәшен яшьләренең булган идеяләре проект булып формалашып, тормышка ашсын дигән теләктә, – дип өстәде Аида Сахарова.

Сменаның оештыручылары, чыннан да, киләчәккә бага кебек. Алар балаларга үзләре белгән барлык мәгълүматны биреп, өйрәтеп калдырырга тырышалар. Барлык көчләрен биреп, төрле юнәлешләрдә эшлиләр. Киләчәк буынны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү – нәкъ менә шушы актив, үзләре дә кайчандыр “Айбагыр”лы исемен йөрткән түти-дәдәйләр өстендә.

Белем бирү дигәннән, ел саен сменага төрле өлкәгә караган экспертлар килә. Быел да берничә мастер-класс һәм лекция көтелә. Керәшен тарихы турында сөйләү өчен, Җырчы Җәкәү йорты балетмейстеры Марина Тараканова-Казакова һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, этномузыколог Геннадий Макаров киләчәк. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән Ирина Муллина һәм Элина Якупованың иҗади мастер-класслары көтелә. Оештыручылар сүзе буенча, һәр кыз сменадан милли муен-бизәге булган “тамакса” белән кайтып китәчәк. Ә Элина Рәшидовна балаларны керәшен орнаменты төшерелгән балчык эшләнмәләр ясарга өйрәтәчәк.

Үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга узган елгы чемпионнар – КВН керәшен командасы киләчәк. Балалар үзләре дә төркемнәргә бүленеп, үзара юмор осталыгында ярышып караячаклар.

– Моңа кадәр программаны тулаем тормышка ашырып булмый иде. Яңа базаның инфраструктурасы күпкә әйбәтрәк. Кирәкле җиһаз-җайланмалар, мастерскойлар да бар. Тематикасы да этно булгач, үзебезне тагын да иркенрәк хис итәбез. Яңарышларга балалар төрлечә карый. Эш хуплау, хупламауда гына түгел. Алар күбрәк ял итү, күңел ачу ягын карый. Әмма максатыбыз белем бирү булгач, балансны сакларга кирәк. Уку-укыту программасы кызыклы, шулай ук, спорт та, иҗат та, гомуми юнәлеш тә бар, – дип сөйләде сменаның координаторы Юлия Дувалова.

Һәр яңалык – күптән онытылган иске нәрсә, диләр бит. Бирегә килүчеләр дә үз халкының борынгысын белергә тиеш. Әлбәттә, яңалыктан да качып булмый. Яңалык прогресс алып килә. Ныклы киләчәкнең нигезе – милләт асылын белеп, әмма замана белән бергә атлаучы, аның таләпләренә җайлаша алучы яшьләр. “Айбагыр” этносменасы – шушындый керәшен балаларын тәрбияләүгә хезмәт итүче көчле проект. Аның бу елы да уңышлы һәм нәтиҗәле узсын, балалар үз районнарына керәшеннәргә карата тагын да зуррак мәхәббәт белән кайтып китсеннәр. Икенче елны инде үз туганнары белән бергә килеп, “Айбагыр”лылар рәтен тагын да үстерсеннәр, дигән теләктә калабыз.

Автор фотолары

(Ачу тантанасыннан фоторепортажны әлеге альбомнан карй аласыз: http://tuganaylar.ru/photo/aybagyr-etnosmenasyn-achu-tantanasy)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев