Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" лагере гаризалар кабул итә!

Гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителәчәк.

“Айбагыр” керәшен этнолагере сменасы быел җәйнең иң кызган чагында – 23 июльдән 12 августка кадәр узачак. Бу хакта Республика керәшен иҗтимагый оешмасы хәбәр итте.

“Айбагыр” лагере инде сигезенче тапкыр керәшен балаларына этник тәрбия һәм ял бирәчәк. Смена быел да Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасы буенда урнашкан “Кама” стационар лагеренда узачак.

Балаларны нарат урманы тирәсендәге экологик чиста зонада урнашкан уңайлы шартлары булган йортлар, 989 кв. метрлы резин өстекле универсаль спорт мәйданчыгы һәм, әлбәттә, яңартылган һәм гаять бай программа көтә. Февраль аенда Казанда махсус “Айбагыр” балаларына тәрбия бирәчәк вожатыйларны әзерләү мәктәбе эшләде. Анда үзләре дә шушы лагерьда тәрбияләнгән 17 егет-кыз белем туплады. Аларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр, шулай ук психолог һәм этник белгечләр белән дә очрашулар узды. “Айбагыр” быел 100 керәшен баласын бергә туплар дип көтелә.

Шушы сылтама аша гариза бирергә ашык:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScqOyo7Vsxw__5BJuKHy3uBh0Srr8inGLYdbTTjAoqcTKcDmA/formResponse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев