Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылыбыз күрке

Мамадыш районы Владимир төп мәктәбе директоры Елена Бачкова ихтирамга лаек авылдашы Нина Воеводина турында мәкалә язып, редакциягә юллаган

Коллективта акыллы, урынлы киңәш бирүче тәҗрибәле, ышанычлы хезмәткәрләр булу, күңелгә рәхәтлек, эшләү өчен көч бирә, яшәү өчен дәрт өсти. Алар һәрчак уйлап эш итәләр, җитәкченең эш кушканын көтеп тормыйлар – үзләре белеп башкаралар, үзара дуслык җепләрен ныгыту, стабильлекне тоту өстендә эшлиләр, олыны – олы, кечене – кече итәләр. Арабызда шундыйларның берсе ул – Нина Воеводина. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, төп хезмәткәр авырып китү сәбәпле, сүз тыңлап, кабат яраткан эшенә – балаларны берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйларга мәктәпкә килде ул. Гомере буе намус белән, 27 ел буе бер генә тапкыр да авырып эш калдырмыйча, җаны-тәне белән бар тырышлыгын куеп, эшен яратып, коллективны хөрмәт итеп, хезмәт куйды ул. Бүген яше җиденче дистәгә таба барса да, күңеле көр, җаны тыныч аның. Балаларына, туганнарына – зур терәк, күршеләре кунакка киткәндә - йортка йозак, йөгерә-чаба мал караучы да, дусларына тугры иптәш тә, кирәк чакта безгә - элеккеге хезмәттәшләренә авыр чакта кулын сузып, ярдәмгә килүче дә ул.

Ә бит Нина түтинең тормыш юлы җиңелләрдән узмый. Биш балалы тату гаиләдә эшләп үсеп, 10 классны тәмамлагач, Чаллы шәһәрендә пешекче һөнәренә укый. Мамадышка кайтып, “Нократ” кафесенда тәҗрибә туплаган кызга кабат туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булган икән. Гомерлек тормыш иптәше итеп шушы авылның уңган, мәһабәт гәүдәле егете - Павел Воеводинны сайлый ул. Павел дәдәйнең исә әтисе - Иван бик ерактан – Омск шәһәреннән Бөек Ватан сугышында безнең якларга килеп төпләнеп кала һәм Владимир авылы кызы белән тормыш кора. Шушы өйгә килен булып төшә Нина апа. Йортта төп аралашу рус телендә була. Яшь киленнең уңганлыгына олылар бик шатланалар. Каенатасы аны Нинок дип йөртә, оныкларны да бик яратып багалар. Картлык-шатлык түгел, Нина апа ире белән картайган өлкәннәрне хәстәрләп оҗмах йортына озаталар.

Авыр чаклар, юк чаклар, дип сөйләгәне хәтердә Нина апаның. Павел Иванович белән бергәләп 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ул вакытта Павел дәдәй авылда төзүчеләр бригадиры булып эшли. Нина апа медпунктта санитарка хезмәтендә көч куя. Шулай бервакыт ире эш урыныннан 2 пар кып-кызыл носки алып кайта. Эш урыныннан төзүчеләр көненә бүләк итәләр аны. Башкаларга бер пар булса да, бригадир булуын, балаларының да күплеген искә алып, аңа 2 пар бирәләр. Совет чоры, торгынлык вакыты бу. Районга җыелышка чакыргач, шул җете кызыл носкиларны костюм-чалбар белән киеп, җыелышка китә ул. Ни дисәң дә яңа бит!

Инде иске йортны кузгатыр чак җитә, әкрен генә балалар да кул арасына кереп килә. Төзүче кешегә әтисе салган, инде үз вазыйфасын кирәгеннән артык башкарган иске кечкенә йортта яшәү килешми. Тик акча юк чаклар... Туганнары ярдәме белән кайдан нәрсә тапса, шуны кулланып, 5 ел дигәндә яңа йортка аяк баса Воеводиннар гаиләсе. Бу вакытта инде Нина апа мәктәптә пешекче булып эшли башлаган иде. Бюджеттан - акмаса да тама, дигәндәй, икәүләшеп тере акча күрәләр, күп итеп мал асрыйлар, гәрчә итен үзләренә бик аз гына калдырып булса да, кайсын сатып, кайсын туганнары аша төзелеш материалына алыштырып, яңа йортны тергезеп чыктылар. Кечкенә уллары Иванның башлангычта укыган чаклары:

- Кайчан мин бүтән малайлар-кызлар шикелле туйганчы прәннек ашармын икән?- дигән сүзләрен еламыйча искә алмый хезмәттәшем.

Инде матур гына җылы, иркен өйләрдә яшәп ятканда, пар канаты үпкәсенә салкын тидереп, озак та үтми, безнең арадан китеп тә барды...
Язманың дәвамы газетабызның №2 (390) санында.

Елена БАЧКОВА,

Мамадыш районы

Владимир төп мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев