Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылдашларым белән горурланам

Бу дөньяда туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр

Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Минем дә килен булып төшкән Балык бистәсе Үри Чаллысы авылы елдан-ел матурая, ныгый бара. Берсеннән-берсе матур, зур йортлар төзелә. Авылда кадерләп сакланырга тиешле изге урын – ул зират. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче, тумышы белән безнең авылга бәйле егетебез, эшмәкәр Мансур Хафизов, авылдашларым Юрий Гордеев, Иван Крюков, Валентин Иванов, Николай Гаврилов белән берлектә Казаклар Чаллысы җирле үзидарә рәисе Иван Степанович Ананьев авылның зиратын да тәртиптә тотарга тырыша. Елга бер- ике тапкыр халык белән бергә зиратларны чистарту өмәләре уткәрәбез. Авылның купчелек халкы бу өмәләргә бик теләп катнаша. Бүгенге көндә зират профнастил рәшәткә белән әйләндерелеп алынды, чүп контейнеры куелды. Матурлыкны күреп, кешеләр дә сокланып китә башлады, рәхмәт тә әйтәләр. Әгәр моның башында эшмәкәр егетебез Мансур Хафизов һәм Иван Степанович тормаса, тагын дистә елдан зиратның коймалары череп, авып бетәр, аның зират икәнен бары тик кабер ташлары гына искәртеп торыр иде. Исән-сау вакытта зиратта үткәрелгән өмәләрдә катнашу, чистарту – һәр кешенең изге бурычы. Чөнки безгә дә кайчан да булса шунда барасы. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белик. Барлык зиратта булышкан авыл халкына, эшмәкәр егетебез Мансур Хафизовка, Казаклар Чаллысы җирле үзидарә рәисе Иван Степанович Ананьевка олы рәхмәтемне җиткерәм. 

Гомере буена авыл җирлегендә хезмәте белән танылган Валентин Иванов туган авылы турында бик матур шигырь иҗат итте. Сезгә дә тәкъдим итәм. Танышып китегез. 

Авылкаем. 
Әй, авылкаем! Онытыламыни? 

Ничек онытасың бала чакны?! 

Су буйларын, җир җиләкле Куш аланны, 

Челтерәп аккан Йөрче чишмәләрен, 

Улакаен, Җүткә елгасын

 Бәйрәмнәрдә шау-гөр килеп торган 

Уен-көлке, җыр һәм бию, 

Торойсынлы Әркип атавын. 

Онытыламыни? Ничек онытасың?! 

Туган туфрак, туган нигез сагындыра,

 Сизмибез шул еллар узганын. 

Без дә шулай бер калырбыз әле, 

Чал тарихта бер бөртеге булып тузанның... 

Авылдашларыма исәнлек-саулык һәм матур тормышлар теләп Евдокия Толстова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев