Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Атнакөн мәктәбе күпкә өйрәтә"

2013-2014 нче уку елын Нина Кудряшова җитәкләгән Чаллы атнакөн мәктәбендә дә бик матур төгәлләделәр. Нина Григорьевна, һәрвакыттагыча, йомгаклау дәресләрен оригиналь, укучыларның күңелләрендә калырлык итеп үткәрде. Монда утырган шәһәр мәгариф идарәсе методистлары да керәшен этнокультурасына кагылышлы дәресләрдән һәм укучылар көче белән әзерләнгән "Гөргөри кияүләре" тамашасыннан канәгать калдылар. Атнакөн мәктәбенең иң актив...

2013-2014 нче уку елын Нина Кудряшова җитәкләгән Чаллы атнакөн мәктәбендә дә бик матур төгәлләделәр. Нина Григорьевна, һәрвакыттагыча, йомгаклау дәресләрен оригиналь, укучыларның күңелләрендә калырлык итеп үткәрде. Монда утырган шәһәр мәгариф идарәсе методистлары да керәшен этнокультурасына кагылышлы дәресләрдән һәм укучылар көче белән әзерләнгән "Гөргөри кияүләре" тамашасыннан канәгать калдылар.
Атнакөн мәктәбенең иң актив укучыларыннан берсе - Артур Сәләхиев уку елы тәмамлану уңаеннан болай диде:
- Колледжда укуымны атнакөн мәктәбенә йөрү белән тулыландырам. Монда миңа бик ошый. Ел буена бик күп нәрсәгә өйрәндек. Иң әһәмиятлесе - керәшен халкының моңга бай, тирән мәгънәле культурасы үрнәкләрен белеп кенә калмадык, аларны үзебез башкарырга, аларны аудиториягә җиткерергә дә өйрәндек. Чаллы керәшен җәмгыяте оештырган бер генә чарадан да читтә калмадык. Моның өчен укытучыларыбызга зур рәхмә.
Чыннан да, Чаллы атна көн мәктәбенең эш тәҗрибәсе башкалар өчен күркәм үрнәк. Килергә, карарга, өйрәнергә һәм, кайтып, үзеңдә кулланырга гына кирәк. Ә тәҗрибәсе белән уртакла шырга Нина Кудряшова һәрвакыт әзер.
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев