Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атна азагында Россиядә көннәр җылы булыр дип фаразлыйлар

Урта Идел буенда шимбә һәм якшәмбе көннәрендә температура 13-16 градуска кадәр күтәреләчәк

Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә атна ахырында көннәр җылы булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Фобос» үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә температура нормадан 5-7 градуска югарырак булачак.

«Үзәк федераль округның күпчелек төбәкләрендә җомга көнне һава температурасының 9-12, кара туфраклы өлкәләрдә һәм Урта Идел буенда 13-16 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Температура шулай ук көнчыгыш төбәкләрдә дә күтәреләчәк. Әйтик, ял көннәрендә Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә 13 градуска кадәр җылытачак.

Мондый һава торышы озак дәвам итмәячәк, шулай ук бераз явым-төшем дә көтелә.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев