Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атлы чыршы бәйрәме

Анатолий Муллин ни өчен Машка исемле атын сагына?

Балачактан ук сеңлем Таня белән авылыбызда узган бөтен бәйрәмнәрдә катнашып үстек без. Мамабыз гомер буе, диярлек, Алан-Полян авылында клуб мөдире булып эшләгәнгә күрә, концертлар, бәйрәмнәр оештыруда без аның беренче ярдәмчеләре идек. Авыл балалары да чараларда актив катнашып йөрде, мамабызга "Нина түти" диясе урынга "Клуб түти" дип дәшәләр иде.

Хәтерлим, 2002 - Ат елын каршыларга җыенып йөрибез. Бәйрәм кичәсенә мама сценарий яза. Нинди генә яңалык, сюрприз оештырырга микән, дип баш вата. Шунда миндә бер идея туды - елка вакытында клубка Яңа елның символын - чын атны кертергә булдым. Идея бик шәп тә соң, ләкин куркыта - бер-бер хәл килеп чыкмасмы?

Ул вакытта бездә Машка исемле ат бар иде. Ул Машканы бик сагынып еш кына искә алам. Бик акыллы, матур, тәртипле ат иде ул. Кышларын Машканың чанасына төялеп, без, Алан-Полян балалары,күрше Шеморбаш авылына мәктәпкә бара идек. Нинди генә суык, нинди генә буран булмасын - атыбыз безне исән-сау алып барып куя иде. Юлны үзе белә, үзе бара,

ә без, суыктан качып, толыпка баштан ук төренеп утыра идек. Каршыга машина очраса да, атыбыз әкрен генә кырыйга чыгып, машинаны үткәрә дә, тагын алга атлый. Шеморбашка барып җитеп, Дәдәй Питерләренең капка төбенә килеп баса. Без мәктәптә чагында Машка Дәдәй Питерләрендә тора. Дәресләр беткәч, атыбыз безне кире Аланга алып кайта.

Шулай итеп, мин Машка белән Яңа ел кичәсенә әзерләнә башладым. Ике атна буена, көн саен берничәтапкыр атны клубка алып керәм, бергә чыршы тирәли әйләнеп чыгабыз. Машка өйрәнде, клубка ияләште, тыныч кына үз вазыйфаларына күнекте.

Яңа ел килеп җитте. Клубка күп итеп халык җыелды, мама әзерләгән бәйрәм башланып китте. Машка белән бергә керер вакыт җитте. Өйрәнгәнчә, Машканы җөгәненнән тоттым да, клубка кердем. Халык тын калды - бөтенесе дә уенчык ат керер дип көтеп тора икән, ә монда чын ат кереп килә. Иң курыкканым - берәрсе шаяртып бомбочка шартлатыр, я кисәк кенә кычкырып җибәрер дә, атны куркытыр. Аллага шөкер, форс-мажорлар булмады, Машка белән уңышлы гына чыгыш ясап, клубтан чыгып киттек. Без булдырдык!

Анатолий МУЛЛИН,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев