Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арухәбәр көне

Керәшен халкында ел фасылларына, табигать күренешләренә бәйле рәвештә үткәрелә торган йолалар, гореф-гадәтләр бик кызыклы. Шуларның берсе - Арухәбәр көне. Ул 7 апрельдә билгеләп үтелә.

Бу көнне Гавриил фәрештә Мария исемле кыз янына килеп, аңа Изге Тын тарафыннан бала иңдереләчәге һәм аның Алла улы булачагын хәбәр итә. Ул аңа: "Сөен, изге кыз, Алла Сезнең белән!"- ди. Кыз куркып кала. Фәрештә Марияга аның күп хатын-кызлар арасыннан сайлап алынуын һәм Алла улының җиргә кешеләрне коткарырга киләчәге турында әйтеп юата. Евангелиедә язылганча, Мария дингә тугъры, чиста күңелле кыз була.Ул Аллага тирән ышану белән әлеге хәбәрне кабул итә. Христианнар арасында киң таралган иман да Болгавышый бәйрәменә бәйле."Сөен, Изге кыз Мария" тропаре да иртән һичшиксез укылырга тиешле иманнар рәтендә йөри.

Изге кыз Мария җиргә көн яктысын арттыручы, яз көненә ямь бирүче, көз көнендә иген уңдыручы, яңгыр яудыручы, игелекләр кылучы, язын көч бирүче итеп тасвирлана. Болгавышый бәйрәме Олы ураза вакытына туры килү сәбәпле, бәйрәм хөрмәтенә чиркәү ураза тотучыларга балык кулланырга рөхсәт бирә. Әгәр бу дата чәршәмбе яки җомга көнгә туры килсә, кырыс ураза тукталып тора.

Халык йолалары

Арухәбәр көне кышкы салкыннар бетеп, яз башлану вакыты дип кабул ителгән. Иске йола буенча, бу көндә кач-күмәчләр пешергәннәр, иман бәетләре җырлап, аны аруландыру өчен чиркәүгә - көндезге келәүгә алып барганнар. Күмәчләрне өйгә алып кайтканнар. Башта аларны тәре алдына тезгәннәр, аннары солы сакланган келәткә чыгарып куйганнар, шунда беренче язгы чәчүгә кадәр тотканнар.

7 апрельгә кадәр үсемлекләрне чәчергә һәм күчереп утыртырга ярамый, чөнки җир әле уянмаган була, дип санаганнар.

Иген яхшы уңсын һәм саклансын өчен, әби-бабаларыбыз төрле йолалар үткәргәннәр.

- Мичтә утын яндырып, аның көлен чиркәүдән алып кайткан аруландырган тоз белән бутаганнар. Бу катнашманы бакча һәм иген чәчелә торган кырның почмакларына сипкәннәр. Әлеге йола үсентеләрне боздан, җир хуҗасын яман күздән һәм кешеләрнең явызлыгыннан саклый, дип, ышанганнар.

- Иртәнге иман вакытында аруландырылган ипи валчыкларын чәчелергә тиешле орлыклар белән катыштырганнар.

Гаилә әгъзалары дус, тату, йортлар тыныч булсын һәм сәламәтлек өчен мондый алымнар кулланганнар:

- Һәр кеше иртән ач карынга аруландырган күмәч ашарга һәм изге су эчәргә тиеш. Бу кешене авыртудан, начарлыктан сакларга, уңыш һәм муллык алып килергә тиеш булган.

- Кемнең ире начар холыклы, дуамал, шул хатын Болгавышый көнне тормыш иптәшенә 40 тапкыр "иркәм" дип әйтергә тиеш. Болай эшләсәң, борынгылар ышануынча, ир хатынына ел буе ягымлы һәм игътибарлы була.

Болгавышый көнне нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый

Башка чиркәү бәйрәмнәре кебек үк, Болгавышый бәйрәменең дә үз кагыйдәләре бар.

- Бу көнне кешеләргә акча яки әйбер биреп торырга ярамый. Юкса гаиләдә тынычлык һәм бәхет югала. Үтенеч белән кергән кеше яхшы таныш һәм аңа каршы килергә уңайсыз булса да, бу кагыйдәне үтәү мөхим. Шуның өчен 7 апрель көнне өйгә кунак чакырмау яхшырак. Гадәттә, бәйрәмне гаилә белән каршылыйлар.

- Тегәргә, бәйләргә, үрергә ярамый. Күп кенә халыкта җеп гомер белән бәйләнгән. Бу көнне эшләү өчен кулына җеп алган һәркем үзенең язмышын бутарга мөмкин, аның тормышында күңелсезлекләр һәм борчулар булуы ихтимал.

- Чәч белән эш итәргә ярамый. Аны юу, кисү генә түгел, сәбәпсез тарарга да ярамый, язмышыңны җимерергә мөмкинсең. Шулай ук чәч коелуы бар.

- Яңа алынган кием кияргә ярамый. Алар тиз ертылырга, кияргә яраксызга әйләнергә һәм ел буе башкасын алып булмаска мөмкин. Бу кагыйдәне бозган кызлар киләсе Болгавышыйга кадәр кияүгә чыга алмый.

- Яңа эш башларга ярамый. Башлаган очракта да ул уңышлы булмый. Болгавышый атнаның кайсы көненә туры килә, шул көнне кош әйтмәс көн дип йөртәләр. Бәйрәм көнне ничек үткәрәсең, ел буе шулай була. Шуның өчен Болгавышыйда әйләнә -тирәдәгеләргә үпкәләргә, алар белән ачуланышырга ярамый, киресенчә, бәйрәмне яхшы кәеф белән үткәрергә кирәк. Бәйрәм көнен ялгыз каршылау киңәш ителми. Әгәр кешенең гаиләсе юк икән, аңа, мөмкинлектән файдаланып, туганнарга барырга, дус-ишләр белән очрашырга кирәк.

Халык сынамышлары

- Болгавышыйда һава торышы нинди, Олы көндә дә шулай була. Әгәр бу көнне җирдә кар ятса, 6 майда кырда кар була;

- иртән томан яки бәс төшсә, иген уңа, көчле җил дә яхшыга;

- әгәр яңгыр яуса, гөмбә күп була; яшен булса, җәй айлары эссе була;

- 7 апрель көнне җилсез һәм кояшлы икән, җәен яшеннәр еш була; урамда очып йөрүче карлыгачлар күренмәсә, яз озак килә һәм салкын була;

- Болгавышый төне җылы икән, яз кыраусыз, җылы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев