Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Артур Поляков, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры: - Быелгы җәй ансамбль өчен үзенчәлекле булды. Август аенда Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестивалендә булдык. Артистлар барысы да канәгать калды. Диңгездә булу, атмосфераны үзгәртү аларга яңа сезон алдыннан файдага гына булды, илһамланып кайттылар. Бүтән илләрдән килгән коллективлар белән...

Артур Поляков, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры:

- Быелгы җәй ансамбль өчен үзенчәлекле булды. Август аенда Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестивалендә булдык. Артистлар барысы да канәгать калды. Диңгездә булу, атмосфераны үзгәртү аларга яңа сезон алдыннан файдага гына булды, илһамланып кайттылар. Бүтән илләрдән килгән коллективлар белән чагыштырганда, безнең "Бәрмәнчек" берсеннән дә ким түгел, дип кайттык. Киресенчә, тәртип, оештыру мизгелләрен алсак та, костюмнар, иҗат чыгышлары турында әйтсәк тә, безгә сокланып карадылар, тамашачылар да җылы кабул итте. Чөнки без, бернинди ясалмалыксыз, дөрес итеп, үз йөзебезне, үз культурабызны күрсәттек. Инде хәзер, 31 октябрьдә, Казан шәһәренең Филармония концертлар залында ачылачак 9 сезоныбызга ныклап әзерләнәбез, көн дә репетицияләр үтә. Тамашачылар өчен сюрпризлар, яңалыклар да әзерләдек. Фольклордан кала, икенчерәк юнәлешкә дә игътибар бирдек.

Үземнең шаккатмалы яңалыкларым юк. Ансамбльгә бирелгән бинаның ремонтын эшләтеп чыгару буенча баш ватам. Минем өчен бу бүген иң зур чишелмәгән мәсьәлә һәм бурыч булып тора. Гаиләмдә тынычлык, барысы да исән-саулар. Улыбыз Альберт быел бишенче класска китте, кызыбыз Арина балалар бакчасында мәш килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев