Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Светлана Матвеева, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы: - Салкын көзгә кердек, авылларда урып-җыю эшләренең төп дулкыны тәмамланды, диярлек. Басуларда бераз җыясы кукуруз калган, шикәр чөгендеренә безнең якларда әле тотынмадылар. Халыктан җыелган үзара салым акчасына башлаган эшләребезне тәмамлап киләбез - авылларда юллар салынды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган...

Светлана Матвеева, Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы:

- Салкын көзгә кердек, авылларда урып-җыю эшләренең төп дулкыны тәмамланды, диярлек. Басуларда бераз җыясы кукуруз калган, шикәр чөгендеренә безнең якларда әле тотынмадылар. Халыктан җыелган үзара салым акчасына башлаган эшләребезне тәмамлап киләбез - авылларда юллар салынды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлне яңарттык, су трассасын ремонтладык, матур гына, заманча балалар мәйданчыгы ясадык. Бүгенге көндә әлеге мәйданчыкка җиһазлар кайтканын көтәбез. "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең Кайбыч районындагы "Дубрава" агрофирмасы халыкка пай җирләре өчен ашлык, печән өләште, кемнәрдер бал алды. Өлкәннәр декадасы уңаеннан, авыл җирлегендәге әби-бабайларны җыеп, чәй өстәле артында матур кичә үткәрергә әзерләнәбез.

Үземә килгәндә, андый зур яңалыкларым юк. Отпускларны авылда үткәрдем. Җәй буе хәстәрләп үстергән уңышны җыеп, кышка сакларга салатлар, кайнатмалар әзерләп яту. Аллага шөкер, бәрәңге дә уңды. Авыл халкы өчен бу зур сөенеч. Шулай беркөйгә яшәп ятабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев