Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Валентина МАМАКОВА, Менделеев районы Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы: - Хәлләребез, Аллага шөкер, әйбәт. Республикада муниципаль берәмлекләр арасында оештырылган конкурста миллион сумлык грант оттык. Ул акчаны су башнясы тирәләрен, һәйкәлләрне, юлларны төзекләндерү өчен тотарбыз дип планлаштырабыз. Кеше башыннан 300 әр сум (республика шуны 1200 сум итеп кайтара) җыелган үзара салым...

Валентина МАМАКОВА,

Менделеев районы Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы:

- Хәлләребез, Аллага шөкер, әйбәт. Республикада муниципаль берәмлекләр арасында оештырылган конкурста миллион сумлык грант оттык. Ул акчаны су башнясы тирәләрен, һәйкәлләрне, юлларны төзекләндерү өчен тотарбыз дип планлаштырабыз. Кеше башыннан 300 әр сум (республика шуны 1200 сум итеп кайтара) җыелган үзара салым акчасына да юлларыбызга таш түшәттек, урамнардагы багана башларындагы лампаларны светодиод утларга алыштырдык. Дәүләт программасына эләгеп тә, өч урамның юлларын караттык. Шулай итеп, әкренләп, кышка әзерләнәбез. Карлар яуганчы, эшләрне бетерергә дип торабыз. 10 октябрьдә җирлек отчет-сайлау сходы узды, хәзер 19 ноябрьдәге референдумга әзерләнәбез. Район үзәгендә узачак интеллектуаль уенга яшьләр командасы т уплап йөрибез. Соңгы вакытта авылда үлемнәр к үп, бай мирасыбызны саклаучы әбиләребез бер-бер артлы китеп бара, шунысы гына күңелне тырнап тора.

Әле шушы араларда гына Санкт-Петербург галимәсе Наилә Әлмиева безнең авылда экспедициядә булып китте. Ансамбльләр, өлкән буын белән очрашып, борынгы җыруларыбызны, гореф-гадәтләрезне яздырып алды.

Үземә килгәндә, ирем белән бер көйгә яшәп ятабыз, эштә кайныйбыз. Ялларда кунакка балаларны көтәбез. Биш оныгыбыз бар. Балдан татлы чаклары бит, атна уртасында бик сагынганда да телефоннан, ватсап, скайп аша аралашабыз.

Олег ФАЗЫЛҖАНОВ,

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты:

- Театрда бу көннәрдә "Миркәй белән Айсылу" спектакленең премьерасына әзерләнәбез. Иртә-кич репетицияләр ясыйбыз. Минем курсташ Илсөя Төхфәтуллинаның юбилеена да әзерлек эшләре алып барабыз. Киләсе елга минем дә түгәрәк дата бит, аны билгеләп үтү буенча да планнар корып яткан көн. Сольный концертымны эшләп булмасмы, дигән уйлар белән йөрүем әле. Бу инде җырчы буларак түгел, яраткан хоббием формасында узар. Җыр сәнгатенә дә бераз өлеш чыгарып булмасмы, дим. Ятып калганчы, атып кал, диләр бит.

31 октябрьдә зур өметләр белән "Бәрмәнчек" ансамбленең сезон ачу концертын көтәм. Халкыбызның йөзек кашы сынатмаса гына ярар иде, дип, бераз дулкынланам да.

Күптән түгел гаиләмдә куанычлы хәл - өченче улым дөньяга килде бит. Ул матур гына үсеп ята. Бүген кичергән хисләремне, бары тик олыгая барганда янә әти булган ир-ат кына аңлар. Дөресен генә әйткәндә, алдагы балаларның үскәннәрен сизми дә калдым. Яшьлек белән күп йөрелде, тормыш артыннан куылды. Монысы инде бөтенләй икенче төрле, күз алдымда үсә. Дөньяның акылын, фигылен җыеп бетергәннән соң туган бала бит инде ул. Сүз дә юк, балалар барысы да минем өчен бер үк төрле якын, сәламәт кенә булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев