Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Юрий ДАНИЛОВ, Удмуртия Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Грах районының мәдәният, халыкара мөнәсәбәтләр, туризм идарәсе җитәкчесе: - Бөтен районыбыз белән "Бәрмәнчек" ансамблен кабул итәргә җыенып йөрибез. Бу зур чара 12 ноябрьгә каралган. Безнең Грах керәшеннәре өчен көтеп алынган вакыйга булачак. Без бит монда үз казаныбызда кайнап, карендәшләребез белән бер күрешергә зар...

Юрий ДАНИЛОВ, Удмуртия Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Грах районының мәдәният, халыкара мөнәсәбәтләр, туризм идарәсе җитәкчесе:
- Бөтен районыбыз белән "Бәрмәнчек" ансамблен кабул итәргә җыенып йөрибез. Бу зур чара 12 ноябрьгә каралган. Безнең Грах керәшеннәре өчен көтеп алынган вакыйга булачак. Без бит монда үз казаныбызда кайнап, карендәшләребез белән бер күрешергә зар булып яшәүчеләр. Районыбызда яшәгән бар халыкны - мари, чуваш, удмуртларны да чакырабыз. Кечкенә генә халык - керәшеннәрнең культурасы белән барын да таныштырасы, үзебезне күрсәтәсе килә.
Җәебез бик мәшәкатьле булды, районда республикакүләм "Симек" бәйрәмен уздырдык. Хәзер клублар сезоны ачылды, бөтен җирдә эш кайный. Керәшен авылы Пурим клубын киләсе елга капиталь ремонт программасына керттек.
Халыклар берлеге көненә багышланган зур концерт уздырдык. Пурим белән Тылавай авылы керәшеннәре үзләрен бик матур күрсәттеләр. Биш оныгым бар, Ходай миңа өеп кызлар бирде. Ике кызчыгыбыз мәктәпкә китте, өчесе әле бакчада. Шулар белән, бер көенеп, бер сөенеп, аларның уңышларына куанып яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев