Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: "Бар нәрсә кешенең үзеннән генә тора"

Кагына-кагына, бар җиһанны колачлап килүче Әтәч елы әтәчләнә генә күрмәсен. Хыяллар тормышка ашсын. Әтәч елында туганнар киләсе елдан ниләр көтә? Бу турыда Артур Поляковтан сораштык.

Артур Поляков - "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе:

- Минем уйлавымча, еллар беркайчан да Сарык, Эт, Аҗдаһа елларына бүленми. Бар нәрсә, гороскоп буенча кем булуына карамастан, кешенең үзеннән генә тора. Тырышсаң - уңыш була, тырышмасаң - юк. Әтәч елы килә дип, зур өметләр багламыйм. Бары тик балалар, туганнар, якыннар сәламәт яшәсеннәр иде. Яраткан эшебезгә сөенеп килергә, кадерле өебезгә сагынып кайтырга язсын. Илебездә иминлек, тотрыклылык булсын.

Ансамблебезгә иҗади уңышлар, яңа үрләр телим. Киләсе елда, ниһаять, үз бинабызга күченербез, дип өмет итәм. Безнең өчен ул күптән көтелгән хыял. Үзалдыбызга куйган максатларга ирешсәк, минем өчен уңыш шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев