Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анатолий Иванов: "Туганайлар" районыбызда яраткан басмаларның берсе"

Һәрбер халык үзенең үткәнен өйрәнеп, бүгенгесен белеп, акыллы кешеләреннән үрнәк алып, мохтаҗларына ярдәм итеп яшәргә хаклы. Бу юнәлештә язма матбугатның роле бик зур. 2002 елның октябрь аеннан - Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче керәшеннәр өчен яңа басма - "Туганайлар" газетасы бу юнәлештә максатчан эш алып...

Һәрбер халык үзенең үткәнен өйрәнеп, бүгенгесен белеп, акыллы кешеләреннән үрнәк алып, мохтаҗларына ярдәм итеп яшәргә хаклы. Бу юнәлештә язма матбугатның роле бик зур. 2002 елның октябрь аеннан - Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче керәшеннәр өчен яңа басма - "Туганайлар" газетасы бу юнәлештә максатчан эш алып бара. Аның битләрендә республикабыздан кала, Мәскәү, Чиләбе өлкәләрендә, Башкортстан, Удмуртия республикаларында һәм башка төбәкләрдә гомер кичерүче керәшеннәр турында киң яктыртыла. Газета карендәшләребезнең гореф-гадәтләре, йолалары, республикада, илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләре турындагы язмалары белән укучыларын таныштыра. Төрле рубрикалар аның эчтәлеген тагын да баетып җибәрәләр. Районыбызда да ул яраткан басмаларның берсе. Аның аша укучыларыбыз башка төбәкләрдә гомер кичерүчеләрнең тормышлары, яшәешләре белән танышалар.

"Туганайлар" - халыкчан, үткен, принципиаль эчтәлекле мәкаләләре белән милләтебезнең гомуми проблемаларын бүгенге көнгәчә кыю һәм нигезле яктырта белүче газета. Аның коллективына озын иҗади гомер, үткен каләм, күп укучылар, гаилә иминлеге, уңышлар юлдаш булсын.

А.П.Иванов,

Мамадыш муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев