Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ана даны” медаленә лаек әнием

Әнием – Зинаида Брицова – Кабан-Бастрык авылы кызы, ул 1931 елның 15 февралендә туган

Гаиләдә тагын 2 сеңлесе, 1 энесе була. Әйбәт кенә яшәп ятканда әтисен фин сугышына алалар, аңа сугыштан туган якларга исән кайту насыйп булмый. Әбием Феона дүрт баласын кочаклап тол кала. Ул якын кешесен югалту хәсрәтеннән күз күремен югалта - сукырая. Әниемә бик яхшы укуына карамастан, укуын ташлап, фермага эшкә төшәргә туры килә. 13 яшеннән гаиләнең тоткасы була. Бәхетләренә, әбиемнең күзе сәламәтләнә. Шулай булса да, әниемә тормыш алып баруның бар авырлыгы төшә. Сүс-киндер эрләп, чыбылдык, палас, күлмәклек материал әзерлиләр. Чыбылдыкны Бондюгка җәяү тартып алып барып, аны орлыкка алыштырып кайта идек, дип сөйли иде ул. Аннан хат ташучы булып эшли. Почтаны Түбән Биш авылыннан җәяү барып алып, Кабан-Бастрыкка кайтып авыл буйлап тарата. Җәй көне чөгендер эшкәртүләр дә кушыла әле бу эшләргә, 8әр гектар чөгендер эшкәрткән чаклар да булды. Әни басудан соңгы буразна уталып бетмичә кайтмады. Ә бу эшләр арасына тегү, чигү, бәйләү, кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек эш. Канва белән чиккән кул эшләре 60 ел вакыт узса да, һаман да төсен югалмаган.

Әтием Тарас Кириллович белән 42 ел бергә матур, үрнәк гаилә булып яшәп, биш бала үстерделәр. Тормышта бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен тулыландырып, аңлашып, хезмәт белән гаилә мәшәкатьләрен бергә үреп, менә дигән итеп яшәделәр.

Ничек өлгерде икән әнием бар эшкә дә дип аптырыйм хәзер, бер дә зарланмады. Тыл һәм хезмәт ветераны, “Ана даны” медаленә лаек булган әнием белән горурланам. Әнием 84 яшенә җитеп, соңгы көненә кадәр балалары, оныклары, оныкчыклары белән аралашып, алар өчен сөенеп яшәде.

Анастасия Кукина, Кабан-Бастрык авылы

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев