Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Амадины" конкурсында керәшен җыры белән чыгыш ясаучылар күп

Бүген, 29 октябрь көнне, Халыклар Дуслыгы йортында “Амадины” туган телдә җырлаучылар конкурсының финалистлары өчен мастер-класслар узды

Финалистлар төрле юнәлештәге өч мастер-класста катнаштылар.

Беренче мастер-класс хореографиягә багышланды. Кураторы – Казан хореографы һәм биючесе Марсель Нуриев. Ул яшь артисларга гәүдә һәм күңел арасында гармония булдыру турында сөйләде. Икенче мастер-класс актерлык осталыгы буенча булды. Әлеге мастер-классның кураторы -  “Болакта Яшьләр театры  актеры һәм режиссеры Искәндәр Нуриҗанов. Ул оялчанлык һәм киеренкелектән котылу ысулларына өйрәтте.

Тавыш – һәр артистның төп коралы. Тик кайчагында яхшы әзерләнгән чыгышта да артистның тавышы соңгы минутларда хыянәт итеп, уңышсызлык китерергә мөмкин. Өченче мастер-класс бу проблеманы үз эченә алды. Кураторы Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина булды. Талантлы җырчы вокал сәнгате хәйләләре, тавышны дөрес кую буенча күнегүләр белән уртаклашты.

Шулай итеп, 17 финалист 3 командага бүленде. Болар – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, Бәрмәнчек керәшен дәүләт ансамбленең художество җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова һәм Мураками рок-төркеме солисты Диләрә Ваһапова командалары.

Керәшен җыруларын Кряшен чибяре – 2018 Алиса Исакова, Яр Чаллы шәһәренең керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Владислав Агапов, күпмилләтле Зәкәрия ансамбле, Казан Дәүләт консерваториясе студентлары Вероника Барышникова, Алина Ахметшина-Майорова тәкъдим итәчәк. Конкурста катнашырга барлыгы йөздән артык гариза килгән. Шуларның 17сенә генә финалга үтү бәхете тигән. Финалистлар арасында үзебезнең керәшен яшьләре күп булуы куанычлы хәл.

Иртәгә,  Академия концертлар залында Россиянең төп халыкларының Амадины дип исемләнгән туган телдә җырлаучылар  конкурсының грандиоз финалы үтәчәк. Әйдәгез, бергәләп карендәшләребез өчен җан атырга барыйк!

Башлана 17.30 сәгатьтә.

Керү – ирекле.

Милена Новикова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев