Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алла бойороклары буйынча жяшик!

28 февральдән алып 15 апрельгә кадәр - Православие денен тотучылар өчен Олы ураза вакыты. Мөмкин кадәр арыу эшләр кылып, Христос законнарын үтәп яши торган чор. Изге китаплар күчерүче карендәшебез Мария Матвееваның "Туганайлар" газетасы укучыларына атап җибәргән язмасы барыбыз өчен дә файдалы булыр.

Православие денендяге ышанучы кешедян нярся сорала?

Чиркәү тормошона катышыу - Аллага келяү итеүляргя җөрөү (атнага бер булса да).

Чиркәү жяшерекляреня катышыу - жазык әйтеү, өлөш алыу. Жазык әйтеү - жаныңны басып торган жарамаган эшляреңне әйтеп, жаныңны, күңелеңне тазартыу ул. Өлөш алыу - Алла белян булыу, өлөш алган кешенең тыны Христосъ белян кушыла.

Көн дя иртянге, кичке иманнарны укыу. Иман укыганда кеше арыу күңеленнян Алла белән сөйляшя. Тянебезгя ауа ничек кирякся, жаныбызга да шулай Алла белян сөйляшеү бик киряк (изге аталарнын сюзе).

Изге Жазыуларны (Библияне), изге аталарны укыу, өйрянеү. Библиядя Православие кешесе өчөн ышыныуга, Аллага жараулы жяшяргя өйрятеүнен барысы жазылган. Ышаныучы кешегя Изге Жазыуларны белеү киряк. Изге аталарны укыу да киряк. Алар аскетик тормош белян жяшяб, Библияне Православие кушканча аңнарга өйрятеб жазыб калдырганнар.

Алла бойорокларын тотоб жяшяү. Алланы, жакыннарыңны сөйөү.

Жазыкка ауыштыра торган гадятляреңя карышы тороб, аларны жук итеү өстөндя эшляү. Шакшы сюз әйтеүдян, эчкелектян тыйылыу, иреңя, хатыныңа турылыклы жяшяү (азгынныктан сакланыу, урламау, кешедян көнняшмяү, кешене айыбламау, тагы бютянняр).

Безнен әр-беребез әле әйтелгяннярне тыны үскян дәрәжядя башкара. Жугарыда санаб кителгянняр безнен өчөн идеал булыб, без шуңа таба барырга тейеш, бер жулы булмаса да, әкренняб шуңа жакыннашырга тырышыйык. Алланын бойорокларын үтяб жяшядекме без, Алла карышына баргач, шул какта Алла алдында да, күңелебез алдында да жауаб бирясе бар.

Ар бер ышаныучы кешегя Ышаныу Символын күңелдян белеү кирәк. Символ - Православие Чиркяүе догматларынын кыскача жазылышы ул.


Чумылыу жяшереге алыу - саклаучы Пяриштяле булу дигян сюз

Кряшенняр арасында баласына денебезгя туры килмягян, колакка жатышсыз исемняр биреү күбяйде. Шул исеме белян священник чиркяүдя чумылдырмаганда, аны гайебляб тә куйгалыйлар. Чумылдырыу нястягя, чумылдырганда нидей исем бирелергя тейеш? Шул какта сөйляшеб алыйык.

Чумылдырыу жяшерегеня алдан тырышыб әзерлянеү киряк. Чумылыу жяшереге кеше тормошонда бер гня кат була, шуңар кюря бу эш кешенен тормош җулын билгеляб, гумергя истя калырлык булсын. Балагызны чумылдырыу алдыннан, үз-үзегезгя түбяндяге сорауларны бирегез.

Нейгя сез балагызны чумылдырырга уйладыгыз?

Сез балагызны җола буйынча гна, бүтянняр шулай эшли диб кня чумылдырырга уйлаган булыуыгыз да бар. Былай уйлау начар түгел. Сез ата-бабадан килгян арыу гадятлярне саклыйсыз, аңар эярясез икян, бу сезнен туган жиребезнен үткяненя, дененя кадер белән каравыгызны кюрсятя. Әмма шуны истя тотогоз: безнен ата-бабаларыбыз өчөн дя чумылыу җола гна булмаган, ә уйлаб эшлянгян аңны адым булган, алар әр чак Православие Чиркяүе өйрятүен белергя тырышканнар, аны үзляре дя тотоб жяшягянняр. Балаларын да сюз белян дя, кылган эшляре белян дя кючергеч кюрсятеб өйряткянняр. Сезнен дя шулай булырга тейеш.

Жяш бала үзе белян нястя булганын аңнамас жяштя булса да, тыудырган ата-анасынын ышаныулыгы буйынча аны чумылдыралар. Икенчеляй әйтсяк, тыудырган ата-анасы аны Православие дене кушканча тярбея кыларга Ходай алдында сюз биря. Үзенен кылган эшляре белян кючергеч кюрсятеб, сюз белян, теляк итүляре белян баласын тәрбеялей. Жяш баланы чумылдырганда зур ата, зур ана буласы кешеляр жяняшя булыу төгял киряк. Чумылдырыу аманятенен үтәлеүе өчөн (баланы Алланың бойорокларын тотоб жяшяргя өйряткянме, жукмы) Ходай алдында алар үз өстляреня алалар. Ходай карышына баргач, тыудырган ата-анасы, зур ата, зур ана булган кешеляре баланын тярбеясе турында Ходайга да, үз күңелляре алдында да жауаб биряляр.

Чумылган чакта нястя биреля?

Чумылган чакта кешегя шушы тын бүлякляре биреля:

Святый Тын бюляге. Чумылган чакта изге миро майы белян майлаганнан соң, жаңа чумылган кеше эчендя Алла Тыны тороб, аңар тормош иткяндя дөрөс жулны кюрсятя.

Саклаучы Пяриштя биреля.

Чиркәү кушкан Православный исем биреля. Православие Чиркяүе өйрятеүе буйынча, чумылган кешегя бирелгян исем Христосъ денендя тороб, Христосъ дене өчөн үлгян изгенеке гня булырга тейеш, ниндидер бүтян исемняр түгел! Чумылган чактан башлаб, шул изге үзенен исеме бирелгян балага кюктяге җабыб тороучысы, Алла алдында телякчесе була. Изгенен Чиркяү билгеляб үтя торган бяйряме шул исемне жөртүче чумылган кеше өчөн Пяриштясе көнө диб җөртөля. Шул сяятлей, әлля ниткян исемняр кушыб, балагызны Алла алдында теляк итүче Пяриштясез калдыра кюрмягез! Элегряк бала кайсы изгенен бяйрям көнөндя тыуса, шунын исеме биреля торган җола жяшягян, шунныктан баланын тыуган көнө белән, Пяриштясе көнө туры килгян.

Чумылган кешегя Чиркяүнен бар жяшерекляреня катышырга жул ачыла: жазык әйтеб өлөш алырга, Чиркяү тормошонда катышырга, келяүляргя җөрөргя, тормош корганда кябен койдорорга, собороваться ителергя, суңгы жулга озатканда, Христосъ өйрятеүе кушканча, священник чакырыб, тейешле иманнар жырлаб, гюр тупрагы укытыб, кадерляб озатылырга бахиллеккя тейешле булыб, Чиркәүнен дяүлятен алырга. Бу эшляр жан котола алсын өчөн бик тя кирякле эшляр.

Чумылгач, кеше Алла белян катышыулы жаңа тормош, жазыксыз тормош башларга тейеш. Христоска ышаныучы кеше, жазыктан арынып, чын-чыннаб тын иркеннеге алыб, инде жазыкка ауышмый торган, Аллага жараулы тормош белян жяшей башларга тейешле.

Әзерләде: Мария Матвеева,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев