Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Каримова: “Ике якны да тигез күрәм”

“Кряшен чибяре – 2009” титулы иясе, татар эстрадасының популяр җырчысы, чыгышы белән Сарман районыннан булган Алина Кәримова (Прокофьева) яз көне икенче тапкыр әни булды

Бәхетле гаилә сабыйга Гөлмәрьям дип исем бирде. ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручылар булып та танылган Алина һәм Азат Кәримовларның олы кызлары Азалинага быел көз өч яшь тула. Карап торган горурлыгыбыз булган Алина белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык.

 

– Алина, икенче кызчыгың туу тормышыңа нинди яңалыклар кертте?

– Әллә ни үзгәрешләр булмады. Эш ягына килгәндә генә бераз авырлыклар бар. Олысын калдырырга һәрвакыт ярдәм итеп торучы күршеләребез булса, кечкенәсе белән йөрү авыррак. Күкрәк баласы бит әле ул. Бүтән бер читенлеге дә юк. Аллага шөкер, исән-сау гына булсыннар.

– Бала тудыру йортыннан кайтырга өлгермәс борын, эшкә тотындың. “Җырлыйк әле” тапшыруын да өзмәдең.  Шулай тиз халык алдына чыгарга нәрсә этәрде? Әллә яныңда бәби карашучың бармы?

– Эш көтеп тормый бит ул. Телевидение өлкәсендә отпуск, ялга чыгу дигән әйберләр юк. Аннан соң, мин үзем дә “Җырлыйк әле”не бик яратам. Тапшыруның аурасында булу бик ошый, күңелгә рәхәтлек бирә. Барлык тамашачылар белән җыр, моң дөньясында йөзәбез бит. Рәхәтләнеп җырлый-җырлый, хисләнеп елый-елый күңелләрне чистартабыз.

Бәби карарга булышучыларым күп, рәхмәт аларга. Сезнең ярдәм кирәк дисәк, әниләр, Сарманда яшәсәләр дә, хәзер килеп җитәләр. Сеңлем дә, дус кызларым да нык булышалар.

– Бала тапканнан соң формага килү серләре белән безне дә таныштыр әле...

– Беренче кызны тапканнан соң да, организмым шундыйдыр инде, тиз ябыктым. Үземә генә хас халәтем бар, диимме соң. Бала тапкачтын да, эчнең мускуллары барыбер көчсезләнә шул. Формага китерүләре авыр. Яшел чәй ябыктыра, диләр. Мин шуңа ышанам. Яшел чәй эчәм. Андый-мондый диеталар тотканым юк.

– Икенче бәбиегез тугач та, аның елап яткан видеосын Инстаграм челтәренә куйдың. Күз тиюдән курыкмыйсыңмы?  

– Күпләрнең, күз тию чыннан да бар ул, дип инандырганнары булды. Курыкмасам да, ышанам мин аңа. Хатын-кыз гына аңлый торган шундый авыр нәрсәне кичергәннән соң, бу шатлыклы мизгелләрне бүтәннәр белән уртаклашмыйча булдыра алмадым. Бала табар алдыннан да, исән-сау гына бәби табарга киттем, дип фото куйган идем. Инстаграмдагы дуслар миңа матур, изге теләкләр теләделәр. Барысы да яхшы тәмамлангач, безнең өчен борчылып торучыларның һәммәсенә рәхмәтемне дә җиткерәсем килде. Аннан соң, анда бит бәбинең йөзе күренми, йөзе күренмәгәч, күз тимәс, дидем.

– Тавышың халыкка нык ошый, Азатны да яраталар. Үзегезнең сольный концертыгызны оештырырга җыенмыйсызмы?

– Әгәр дә яраткан тамашачыларыбыз, тавышларыбызны ошатып, безне тыңлап канәгатьлек кичерә икән, без бик тә шат. Бәбинең бераз үсүен генә көтәбез, Алла бирса, сольный концертлар белән чыгачакбыз. Репертуар өстендә эшлибез, яңа җырлар иҗат итәбез. Өйдә яту бик ялыктыра.

– Тормыш иптәшең итеп татар егетен сайладың. Гаиләгездә керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын саклыйсыңмы?  Һәм ничек итеп?

- Ике якны да тигез күрәм. Азатым да шундый. Ул беркайчан да “син мондый, аны эшләргә тиеш түгелсең”, - дип әйтми. “Матурым, үзең беләсең, мин синең белән килешәм”,- дип кенә тора. Татар ягын да, керәшенне дә үз итәбез. Андый-мондый әйберләр юк бездә, Аллага шөкер. Ирем бик акыллы, үзем шундыйны сайладым. Халкыбызның бәйрәмнәрендә актив катнашабыз, бигрәк тә Питрауны, Пасханы яратам. Олы көндә, әлбәттә, йомыркалар буйыйбыз. Бәйрәмнәрне бик яратсак та, балалар булгач, бик йөреп булмый. Шулай да, вакыт табарга тырышабыз, гореф-гадәтләрне онытмыйбыз.

- Җавапларың өчен рәхмәт, Алина. Гаилә бәхете һәм иҗат уңышлары телим сезгә.

Әңгәмәдәш – Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев