Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина Давыдова авылдашларын сөендергән

Яшь, талантлы җырчы, "Болгар" радиосы милли музыка премиясе лауреаты, "Керәшен чибәре - 2014" бәйгесе җиңүчесе Алина Давыдова 2 май көнне авылдашларына бушлай концерт куйган.

Алина үзе Казан кызы, ләкин нәсел тамырлары белән ул Иске Тәрбиткә барып тоташа, аның әтисе бу авылда туып үскән. Концерт программасын тамаша кылырга Иске Тәрбитлеләр генә түгел, күрше - тирә авыллардан да кеше күп килгән иде.

Алина Давыдова аларны берсеннән-берсе матур җырлары белән шатландырды. Концертта бию, уен-көлке дә мулдан булды. Тамашачы артистларның чыгышын алкышларга һәм язның тәүге чәчәкләре - тюльпаннарга күмде.

Ахырдан рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән авыл халкы Алина Давыдовага аягүрә баскан килеш озак итеп кул чапты. Иске Тәрбитнең генә түгел, Кайбычның горурлыгы булган Алинага алга таба да иҗат уңышлары насыйп булсын, җыр-моң чишмәсе мәңге саекмасын, алга таба да тамашачыларын шулай куандырып яшәсен иде.

Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев