Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Филипповны юбилее белән классташы Татьяна Дунаева котлый

Уза еллар, ага сулар, Гомер уза, Артта кала узган юллар... Менә, классташ, гомереңнең саллы юбилеена якынлаштың. Шушы юллар башында Зәй районы Кабан-Бастрык җидееллык мәктәбендә бергәләп белем алып йөргән вакытлар искә төшә. Безнең мәктәптә малайлар-кызлар Кабан-Бастрыктан гына түгел, Зичәбаштан, Дүрт мунчадан, Кызыл таңнан, Таш елгадан җәяү йөреп укыдылар. Шулар арасында белем...

Уза еллар, ага сулар,
Гомер уза,
Артта кала узган юллар...
Менә, классташ, гомереңнең саллы юбилеена якынлаштың. Шушы юллар башында Зәй районы Кабан-Бастрык җидееллык мәктәбендә бергәләп белем алып
йөргән вакытлар искә төшә. Безнең мәктәптә малайлар-кызлар Кабан-Бастрыктан гына түгел, Зичәбаштан, Дүрт мунчадан, Кызыл таңнан, Таш елгадан җәяү йөреп укыдылар. Шулар арасында белем алырга аеруча нык омтылуылар, тырышучылар да булды, шул исәптән син дә - Зичәбаш җегете Әләксәндыр.
Һәм алга таба бу тырышлыкның нәтиҗәсе дә үзен озак көттермәде. Син күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре булдың.
Глухов укуларында
Син үзеңнең хезмәтләреңдә керәшен халкының рухи байлыгын, бәйрәмнәрен, җырларын, йолаларын матур итеп сурәтлисең, күңелгә хуш килерлек итеп тасвирлыйсың, халкыбызның дан казанган күренекле уллары-кызларының гыйбрәтле язмышлары белән таныштырып, күңелләрдә горурлык хисе уятасың. Рәх-
мәт Сиңа!
Сине, Синең күркәм тату гаиләңне шушы олы юбилеең белән котлыйм! Сиңа нык сәламәтлек теләп, яңадан-яңа иҗади уңышлар белән куандыруыңны көтәбез! Көннәрең якты, алдагы гомерең шатлыклы булсын.
Классташың
Дунаева (Батаева) Татьяна Григорьевна,
профессор, Татарстан Республикасы-
ның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев