Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полянга иман нуры иңде

6 октябрь көнне Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында зур бәйрәм булды - яңа часовня ачылды. Авыл читендәге зиратта салынган алтын куполлы иман йорты алты ай дигәндә төзелеп беткән.

Ачылу тантанасы келәүдән башланды. Аны Казаннан протоиерей Павел Павлов, Балык Бистәсеннән отец Александр Маслов, Алексеевскидан отец Павел Чурашов, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсеннән отец Димитрий һәм отец Геннадий Сизовлар үткәрде. Келәүне отец Павел үгет сүзе белән тәмамлады. "Керәшен авылларында чиркәүләр һәм часовнялар ачылу бик куанычлы күренеш. Димәк, халыкның үзаңы арта, дингә тартыла. Яңа төзелгән иман йортлары буш тормасын, келәүләр алып барылсын", - диде ул.

Балык Бистәсе районы администрациясе башлыгы Илһам Вәлиев, Шеморбаш авылы җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин да алан-полянлыларны бу тарихи вакыйга белән котлады. Исмәгыйль Сафин әйтүенчә, бүгенге көндә Шеморбаш авылы җирлегенә керүче дүрт авылның өчесе иман йортлы булган. Бу бик күңелле хәл.

Иң күп котлау сүзләре авылдаш Тамара Баһаветдинова (Сергеева) исеменә яңгырады. Бу часовняны төзү максаты белән иң беренче эшкә тотынган кеше ул. Часовняның изге Гликерия Новгородская исеменә аталганын да әйтергә кирәк. "Минем әнием Үкирҗәгә исемне изге Гликерия хөрмәтенә кушканнар, - ди Тамара Алексеевна. - Әнием май аенда, чиркәү изге Гликерияне искә алган вакытта туган". Димәк, 13 майда, изге Гликерияне искә алу көнендә, Алан-Полян авылы престол бәйрәмен уздырачак.

Бу изге эшне башкаруда авыл халкының да өлеше бар. Часовняны җиткерүдә булышкан спонсорларны аеруча билгеләп үттеләр. Алар арасында Иван Егоров, Руслан Баһаветдинов, Александр Григорьев, Петр Ефремов, Геннадий Михайловларның исемнәре яңгырады.

Тантананың икенче өлеше авыл клубында узды. Анда Өлкәннәр көне уңаеннан мул табын әзерләнгән иде. Сәхнәдә авылның танылган җырчылары белән бергә Түбән Камадан килгән "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясады. Монда да иң җылы сүзләр Тамара Баһаветдиновага карата әйтелде. Яшьтән үк авылдан Түбән Кама төзелешенә чыгып китеп, тормышында зур авырлыклар кичеп, үз язмышын үзе ясаган, югары үрләргә ирешкән Тамара Алексеевнаның туган нигезен онытмыйча, изге эшләр кылып, авыл халкын кайгыртып яшәвен хөрмәткә лаек дип таптылар. Шулай итеп, кичә бик күңелле һәм дустанә атмосферада барды. Алан-полянлылар ике бәйрәмне бер итеп күңел ачты. Авыл халкы алга таба да шулай җыелырга язсын, дигән теләкләрдә калды.

Часовня ачылу тантанасыннан фоторепортажны безнең сайтта карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Алан-Полянга иман нуры иңде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев