Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аңлаешып яшиек лә...

Газетабызның алдагы саннарында 2018 елның икенче яртыеллыгына 300 ләп подписчыгыбызны югалтуыбыз турында язган идек. “Керәшеннәр нигә керәшен газетасына язылмый?”- дигән сорауны кабыргасы белән куйдык

Фикерләрегезне язып җибәрегез әле, дип, укучыларбызга мөрәҗәгать иттек. Аннан соң, кайбер газета алдыручыларыбызга “Туганайлар” газетасының килми калган очраклары турында да ишетелде. Алар безгә бу хакта үзләре шалтыратып сөйләде һәм ярдәм итүебезне сорады. Шушы мәсьәләләр буенча, редакция аналитик тикшерү уздырды. 
Зәйдән тугры подписчигыбыз Владимир Ермаков якташы, профессор Татьяна Дунаеваның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән мәкаләнең рус телендә басылуына эче пошып шалтыратты. Соңгы арада газетада күп мәкаләләрегез рус телендә басыла, ди ул бераз шелтәләп. Мондый сүзләрне өлкән буыннан еш ишетәбез. Яшьләр, киресенчә, татарча укырга авырыксыналар. Күпләре, хәтта, ана телебезне аңламый да инде, кая ди ул язма әдәби телдә уку. “Керәшен графикасы белән язмыйсыз, шулай булгач, “Туганайлар” - керәшен газетасы түгел”, - ди безнең кайбер аеруча милли җанлы карендәшләребез. Мәктәптә өйрәтелүче татар телендә укый алмаган кеше, ничек итеп керәшен графикасын аңласын икән? Беренче каршылык шушында. Инде без, редакция хезмәткәрләре, һәрбер укучыларыбызны да ихтирам итеп, татарча, русча һәм керәшенчә язылган материалларның барысын да аралаштырып бирергә тырышабыз. 
Подписчикларның кимүе Интернет белән кулланыш алга китү белән дә бәйле. Интернет белән “дус булмаган” авылларда яшәүче түти-дәдәйләр, әби-бабайлар газета-журналларны кулга тотып укуны кулайрак күрсә, яшьләр, исә, басма матбугат – искелек калдыгы, диләр. “Бөтен мәгълүмат Интернетта бар, аны укуы тиз, җайлы һәм ул бушлай!”- ди яшь буын. “Туганайлар”ның аудиториясе – урта буын һәм өлкәннәр, ә без – яшьләргә трэш кирәк”, - дип язды Сергей Туктарев. Шуны искәртеп узыйм, “трэш” сүзе инглиз теленнән “чүп”, “бардак” дип тәрҗемә ителә. Болай да мәгълүмат күп заманда, башны чүп-чар белән тутыру кирәк микәнни инде? 
Ә менә Николай Трофимов дигән актив егетебез “Туганайлар” газетасын бастырудан туктап, “ютуб” каналында эшләргә кирәк, дигән фикердә. “Мәгълүматны берничә минутлык видео форматында бирергә кирәк, - ди ул. 
Мамадыштан бер подписчигыбыз газетны соң китерәләр, андагы яңалык яңалык түгел, дип язды. 12 июль көнне чыккан “Туганайлар”ны 26 июльдә алган ул. Почтага шалтыратып, нигә шулай соң килгәнен белешкән. “Бер экземпляр газетаның кемнеке икәнен белә алмадык”, - дип җавап кайтарганнар аңа. Инде Казанда нәшер ителә башлагач, карендәшләргә газетабыз тизрәк барып җитәр, дип шатланган идек. Чөнки четверг төнлә “Идел-Пресс”тан басылып чыккан газетабыз шул ук көнне иртүк районнарга җибәрелә. “Туганайлар” район почталарыннан нигә шулай озак подписчикларына тараладыр? Югыйсә, Казанда басылучы район газеталарын көнендә алалар бит. 
Әллә икенче яртыеллык башлану белән, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, әллә бүтән мәсьәлә: кайбер подписчикларга газеталар килмәде. Казан шәһәренең Меховщиклар урамындагы 108 нче номерлы почта бүлегенә караучы подписчигыбыз, “Туганайлар” газетасы килмәүдә редакцияне гаепләп шалтыратты. Исемен дә атамады бу дәдәй. Без әлеге почта бүлегенә шалтыраттык. Эзли торгач, хаҗасыз ятучы “Туганайлар” газетасын таптылар болар. “Иртәгесе көнгә үк, бу кешегә илтербез, гафу үтенербез”, - диде почта хезмәткәрләре. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Мария Чукряшова да “Туганайлар”ның июль санын 2 нче номерлы почта бүленнән эзләтеп алган. “Моннан соң, газетаны почта бүлегенә үзебез барып алачакбыз, шуның өчен гариза язып кайттык”, - дип хәбәр салды Машук түтинең кызы Любовь Баранова. Сарман районының Түбән Чыршылы авылыннан Лидия Карповага Интернеттан “Госуслуги” аша язылып, газета килмәгән. “Бәлки, Интернет кнопкаларына үзем дөрес басып бетермәгәнмендер”, - ди ул, аптырап. 
Менә шулар. Алга таба “Россия почтасы” белән булган күңелсез хәлләр кабатланмасын иде, диясе килә. Ә без, үз чиратыбызда сезгә, кадерле газета укучыларыбыз, мөмкин кадәр кызыклы һәм эчтәлекле язмалар әзерләрбез. Шулай бергә аралашып, аңлашып яшик. 

Где вы нас больше всего читаете?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев