Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Актау чиркәвендә 80 елдан соң беренче тапкыр иман укыдылар

14 октябрь, Покрау көнне, Чистай районының Актау авылы чиркәвендә, 80 елдан соң, беренче тапкыр керәшенчә иман укылды. Келәүне Чистай керәшен приходы священнигы отец Валерий Кузьмин алып барды

Покрау – Актау авылының престол бәйрәме. “Электән калган Көзге бәйрәм”, - дип сөйлиләр биредә. Быел да Покрауга район-шәһәрләрдән авылдашлар кайткан иде.

“Әби-бабайларым да, әти-әниләрем дә монда туган, шушында күмелгән. Элек бик яхшы бәйрәм итә идек. Хәзер сүлпән инде авыл. Менә бүген отец Валерий килгәч, күңелле булды, бик ошады. Авылда службаларның булганы юк иде, ә берничә ел элек Тройсынга шушында җыелдык. Келәүгә Чистай керәшен иман йортына йөрибез”, - дип сөйләде хәзерге көндә Чистайда яшәүче Любовь түти Чебенева.

Актау авылының Алла Анасының Покрауга багышланган ике престоллы чиркәве (Богоявление пределы белән) 1834 елда торгызылган. Бүгенге көндә храм җимерек хәлдә, эшләми. Тәрәзәләре дә, ишекләре дә юк. Храмның эченнән тышкы ягы күренеп тора. Келәүләр соңгы тапкыр 1937 елда булган. Шул вакытта прихожаннарга “Биредә службалар бүтән булмаячак, монысы соңгы тапкыр”, - дип белдерү таратканнар. Совет чорында храмны склад итеп торганнар: тоз, ашлык саклаганнар. Чиркәүнең стеналарын тоз да ашаган, бер ягы бик нык зыян күргән. “Элек сарыклар шул тозлы стенаны ялый иде”, - дип искә алдылар авылның түтиләре.  

Соңгы елларда әлеге храмда рус телендә берничә тапкыр иман укылган. Керәшенчә келәү итү әле беренче тапкыр икән.

Әлеге чиркәү бинасы мәдәни һәм тарихи архитектура объектлары исемлегенә кертелгән. Шуның өчен, биредә үзлекләреннән теләсә ничек ремонт ясау, закон буенча, тыелган. Моның өчен дәүләттән рөхсәт алырга кирәк. Билгеле, яңадан торгызу эшләре өчен, әлеге бина зур акчалар да сорый. Бәлки, киләчәктә, спорсорлар ярдәме белән, чиркәү янына кечкенә генә булса да часовня төзелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев