Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Афанас керәшеннәре “Тарихта без эзлебез” фестивалендә катнашты

Түбән Камада уздырылган “Эхо веков в истории семьи” – “Тарихта без эзлебез” фестивалендә Түбән Афанас авылыннан Тартминнар-Башиннар гаиләсе дә чыгыш ясаган.

Фестивальдә чыгыш ясаучы Башиннарга районның Благодатная авылыннан энекәшләре Федор Михайлович та ярдәм иткән. Хезмәт укытучысы булып эшләүче Федор Башин, ыру агачын ясау өчен, юка агач материалны кисеп, бизәкләп ясап биргән. Ул ырыу агачында бу нәселнең тармаклары булган Башиннар, Урманчевлар, Урмановлар, Борисовлар һәм Тартминнар да урын алган. Фестиваль өчен махсус әзерләнгән нәсел агачында, әлбәттә, үз ырыулары тармакларының бик аз өлешен генә урнаштыра алганнар. Бу эштә аларга туган як тарихын өйрәнүче Раиса Михайловна да бик теләп булышкан. Башиннар Түбән Афанас керәшеннәренең милли ризыгын, үз авылларының җыруларын да башкарганнар.

2019 елдан башлап, Түбән Кама җирлегендә уздырыла торган бу фестивальдә керәшен гаиләләре дә актив катнаша икән. Болар турында Түбән Кама җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары  Эльмира Гыйльметдинова хәбәр итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вы наша гордость! Молодцы!