Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Карпова: Һәр сабый бу дөньяга үз җәймәсе белән килә...

Газетабызның “Вконтакте” челтәрендәге төркемендә “утыручылар” һәм “Туганайлар” электрон версиясен укучылар өчен Лидия Карпова исеме яхшы таныш.

Ул бик актив төстә дини язмалар, аңлатмалар, постлар алып бара. Ләке авылы чиркәвенең актив прихожанкасы, Языкау авылы чиркәвен аякка бастыру эшләрен оештыручыларның берсе булган Лидияның шәхси страничкасында 400 гә якын “дусты”, 200 гә якын “подписчигы” бар. Дини агартучы булудан кала, Лидияның әле 30 елга якын стажы булган акушерка, медсестра икәнен дә әйтәсебез килә. 5 майда – узган акушеркалар көне, 12 майда – шәфкать туташлары көне уңаеннан, Лидиядан үз кичерешләре, киңәшләре белән бүлешүен үтендек.

Теляб, жаратыб сайладым

Ӱз жазмышы, ӱз ризыгы, ӱз багыты белян киля сабый. “Кюлмяк белян” тыуган сабыйларны бигеряк тя багытлыга журыйлар. Шуңар кюря – äр сабыйнын ӱз жяймясе, каплауычы, саклауычы була. Мин ӱзем гумер буйы кюб балалы семьяларга кызыгыб жяшядем (ир тыуганым белян икяӱ гня ӱстек). Кюршебездя гня иде андый семья. Андагы жылылык, жумартлык, кин кюнеллелек миҥа да житте.

1985 жылда Тюбян Кама медицина училищесын тямамлаб, тыуган ауылым Чыршылыга акушерка булыб кайттым. Бер жылдан ауылныҥ гармунчы жегете Радик Карповка кейяӱгя чыгыб,  Чаллыга киттек. 23 жыл буйына Чаллынын 2 нче бала тудырыу жортонда (Перинаталь ӱзяк) бала тудырыу бюлегендя акушерка булыб эшлядем. Выслуга буйынча пенсиягя чыгыб, “ТАНАР” гаиля клиникасында акушерка булыб тагын 5 жыл эшлядем. Без эшли башлаган заманнар – медицина ӧлкясендя дя зур ӱзгярешляр барган, болгавыр туксанынчы жыллар иде. Санитаркалар жук. Ӱз эшебезне гня эшляргя тогол, бар нястяне жыйыб-жыуыб, чиста тотарга да ӱзебезгя туры килде.
Ӱняр сайлау ул – бик жауаблы эш. Жаратмаган эштя эшляӱ кеше öчöн чын тамугка тиҥдер. Ӓ мин медицинага теляб, жаратыб килдем.
Ун жяшемдя аягым сыныб больницада жаттым.  “Сложный  перелом” иде, бик ауыр тöзялде. Ике табкыр операция гня жасадылар. Шунда медсестраларныҥ чирлеляргя жярдямнярен кюреб, уй керде, минем дя алар кюк буласым килде.

Табигать ӱзе бар нястяне жайга салган...

Бала тудырыу бюлегендя эшляӱ бик жауаблы. Синеҥ кулларыҥа, сюзляреҥя ике кеше тормошо бяйлянгян: ана белян бала. Шул бялякяч, багыты житкяч, оло кеше булачак. Анын булачак жазмышы да синен ӱз кызмятенне ничек башкарыуыннан, жауаблылыгыннан, профессионализмыннан тора.

Äни кеше öчöн бала табыу бик оло эш. Катын-кызда бу багытта куркыу, билгесезлек  хисе тыуа. Кызларга äби, äниляреннян  бяби табканда нинди проблемалары булганныгы, физиологик ӱзенчялекляре турында алдан ук ныклаб сорашырга  киряк. Кызлар бябине äниляреня охшаб таба бит.

Казер акча тюляб бала табыу модага керде. Нинди гня зур акчалар тюлясян дя, сиҥа бит баланы барыбер ӱзеҥя табасы. Акча проблемаларны жукка чыгармый, шуны онотмаска киряк.  Чирлярен булса дауаларга, тешлярне ряткя китерергя. Бала табыу багытында катын-кызлар травмасыныҥ оло бер сябябе  жалкынсыныу, шешенеӱдян (воспаление, отек) киля. Алдан äзерлек дяресляреня жöрöӱ дя кюб проблемаларны чишя. Казер катын-кызлар сялямятлек жагыннан бик мактана алмый, тиря-жак ӓйляня, сыулаган ауа, ашау ризыклары – бары да жасалма. Гади, табигый ризыклар ашарга, балага узганчы ук, алдан, дöрöс тукланыу, сялямят жяшяӱ турында уйларга киряк.

Багыт узу белян, бяби тудырыу жортларында элеккедян калган, тыйылган кайбер гадятляр дя жаҥарды. Бяби тыугач та аны äнисенеҥ кюкрягеня салыу, имезеӱ. Бяби бу дöньягя тизряк жараклаша, жайлаша, стрессны жинелряк кичеря. Табигать ӱзе бар нястяне дя жайга салган бит ул, ä без аман нястянедер ӱзгяртергя тырышабыз...

Ӱкенечкя тöгöл, сöйöнöчкя булды


Бӧгӧнгӧ кӧндя “кюке ӓниляр” проблемасы бик актуаль. Роддомда бала калдырыу жыш кюренешкя ӓйлянде. Мин андый каллярне бик ауыр кичердем. Кемдер акчасыз студент, кемдер, киресенчя, бик жакшы тормошло... Äр кешенеҥ бу кюренешкя ӱз карашы. Мин бу катыннарны бик жялли идем. Бöгöн тормош ауыр булса да,  килячяктя бит нястя буласын белмейбез. Бик ӱкенеч...

Шулай,  кюршем öчöнчö баласына ауырга узды. Ире каршы, ничек туйдырырбыз да, ничек ӱстерербез, дей. Калдырам мин аны роддомда, дей кюршем. Роддомнан барып алмыйым, дей ире. Бу катын белян баласын табканчыга тикле сöйляшеб, аралашыб тордок, бала тыуды. Казер шул малай – Денис – äти-äнисен сöйöндöрöб, зур жегет булды инде. Олы хата ясалмый калды. Шул бала семьяларына багыт, шатлык китерде.

Питрау кызы

Племянницабыз Анна икенче баласына ауырлы. Эй Лидия апа, синеҥ сменага эляксям гня жарар ыйы, диб жöрдö. Бала августта тыуарга тейеш.

 Питрау кöн. Мин эшкя барырга жыйыныб жöрим. Анна телефонга шалтырата. Мин ауылда, Язикау тауында жиляк жыйыб жöрим, схваткам башланды, дей. Ирем Радик та кайнанам жанында ауылда, кызларыбыз Ульяна, Анастасия белян кунакта, Питрау машагатлары белян жöрöй. Бöтöн эшен ташлаб, машинасына утырыб, тау башында жиляк жыйыучыны Чаллыга, роддомга китерделяр. Без каталка белян ишек тöбöндя кöтöб тордык. Бябиебез, багытыннан алда булса да, сау-таза булыб тыуды. Дианабыз “Питрау кызы”, “Жиляк кызы” булды, аны казер шулай диб жöртябез.

Бялякяй булса да, тялякяй

Бялякяй гня катын-кызларга Ходай нинди зур кöч, тюземнек биргян! Тагын бер очракны äйтми китми булдыра алмыйм.

Берчакны шулай булачак äти кешенен катыны бяби табканда аныҥ кырында буласы, булышасы, бябине беренче булыб кулына тотасы килде. Ӱзе бик зур гяӱдяле, ä катыны бялякяй гня. Курыкмыйсынмы, дибез. Кая ди ул, геройлана. Чечняда булдым, нястя гня кюрмядем, ди. Керттек катыны жанына. Бала туа гна башлаган иде, иребез гöрселдяб жыгылды! Уяныб кится – ӱзе ята бер каталкада, жяняшясендя, бала имезеп, хатыны икенче каталкада. Мня шундый чаклар да булды!

****
Балаларым бялякяй чакта кюб багытымны эшемдя уздырдым. Бяйрямняр, жаллар гел эш багытына туры килде. Ирем, балалар миҥа йыш кына “Син эшеҥне бездян öстöн куясыҥ”, диб ӓйтяляр иде. Дöрöс сюзгя жауаб жук. Эшемне, чыннаб та, бик жараттым.
Балаларым ӱсте, инде онокларым бар, кырымда пар канатым – ирем Радик. Казер мин алар öчöн диб жяшим.
Аллага барысы öчöн дя шöкöр! Балаларыгызны, семьяларыгызны саклагыз!

Людмила Белоусова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лидия тути!Туган конегез белэн СЕЗНЕ! Елга бер килсен туган кон,Сэлэмэтлек кон саен.Туганнар котлап торсыннар,Дус-ишлэр онытмасын.Сэлэмэтлэк телим сина,Озын гомерлэр буе.Озак яшэ, бэхетле бул,Бар телэгем шул сина.Синен туган конен эйбэт,Ак карлар яуган чакта.Ак бэхетлэр алып килсен,Ул сина хэр вакытта.Ак бэхетлэр телим сина,Яуган ак карлар кебек.Озак яшэ ,сэлэмэт бул,Дусларны соендереп. Мин сезнен язмаларны укып барам ,РЭХМЭТ СЕЗГЭ!!!.