Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

7 декабрь – Изге олы азапланучы Екатеринаны искә ала торган көн

«Жития святых» китабыннан Екатерина турындагы текст оригиналь форматта, чиркәү-керәшен телендә бирелде.

"Изге Екатерина жалган денне тотоучы Консть атлы падша кызы булган. Кюкне,жирне булдырыучы Ходай Екатеринага кюб уй,зур исяб биргян.Ул кюб белемнеккя ия булган.Екатерина бик чибяр булган.Аныҥ чибярлегеня кызыгыб, кюб жирлярдян падша уллары аны алыр öчöн атасына хäбяр жибяргянняр, кюписляр,алпауытлар да кюб килгянняр.

Екатеринага бу багытта инде бер изге тормошлы карт Христось денен сöйляб,аны кюкне, жирне булдырыучы Аллага ышандырыб, Христоска кушылдырган була.
Шул чорда Максимiань атлы жалган денне тотоучы падша Александрiя каласына сыннарга корман китерергя килгян. Шул калада бу падша Екатеринаны кюреб, исе китеб,аны ӱзеня китерергя кушкан. Падша Екатеринаныҥ чибярлегеня исе китеб, бу сыннарыбызныҥ анасы тюгел микян дигян.Екатерина падшага äйткян:сезнеҥ сыннарыгыз женняр,дигян.Сез кул белян жасаган нястялярне алла диб уйлаб, Алла алдында хайбан сымак кюренясез, дей.Алла мине Ӱзеня ошаулы итеб булдырган, шуҥа кюря чибяр,белемне, акыллы иткян.Мин мине булдырган Аллама ышанам дигян.

Падша аны öтöрмянгя жабтырган. Жалган денне тотоучы падша ничек тя Екатеринаны кул белян жасагаган бозау, сыйырга алла диб табындырырга тырышкан. Мин сине катынныка алырмын, падшалыгымныҥ жартысын бирермен, дейгян.Екатерина Алла дяӱлятеня тулыланыб äйткян: мин чын Аллага гына ышанам, жалган денне тотоучыныҥ катыны булмам, дейгян.

Падшаныҥ ачыуы килеб, изге Екатеринага:синеҥ чибяр жöзöҥне,зипа буйыҥны жарага алыштырырга минем кыуатым барны белмейсеҥме äлля,
дейгян.

Изге Екатерина, ней телясяҥ шуны кыл, дейгян.

Падша изге Екатеринаны жалангач калдырыб чибяр жöзöн, зипа буйын таяклар,камчы белян кыйнатыб жаралаб бетергянняр.
Кичкя тагын öтöрмянгя жабкан.

Падшаныҥ катыны Августа, бу белемне Екатерина турында эшетеб,аныҥ жанына öтöрмянгя килгян, карауылчыга акча биреб кергян. Бу чакта Максимiань жомош белян икенче калага киткян булган.

Августа Екатеринаныҥ жöзöня караб анда Алланыҥ Святый Тыны жалтыраб торганны кюргян. Аягы астына жыгылыб äйткян: мин бик бäхетле, кюбтян кюрясем килгян кешене бюген кюрдем, дейгян.Екатерина аҥа Христось денен сöйлягян. Изге Екатеринаныҥ сöйляӱе аҥа бик ошаган. Падша жортон караучы Порфирiй ӱз кул астындагы öч жöз салдаты белян, падша катыны белян Ходай Iисусь Христоска ышаныб, изге Екатерина белян кюрешеб, кайтыб киткянняр. Падша бу кäллярне эшетеб, катынын бик каты азаблаб, кыйнаб, ӱтерткян.

Аннары изге Екатеринаны чакыртыб сыннарга табынырга кушкан.Изге Екатерина äйткян: минем тянем балчык,бар чибярлегем жяшел улям кюк, жя кюргян тöш кюк. Аз гына чирлясяк тöсöбöз бетятер, картайсак эйямсезлянядер, ӱлсяк тупракка алышынадыр, дейгян. Шунныктан син минем чибярлеккя кызыкма, мин аныҥ белян сатыу итмейем, дейгян.

Падшаныҥ бер Хурсадинь атлы тюрясе падшага жараулы булыр öчöн, аҥар äйткян: мин бу кызны азабларга äмял уйлаб табтым. Син дюрт тягярмячле машина жасат, тягярмячнеҥ икесе алга, икесе артка äйлянсен, тягярмячляр арасына кадаклар кадаклат, дейгян.Падша бу уйны жараткан, машинаны жасаткан.
Изге Екатерiна курыксын диб машинананы бик каты äйляндергянняр. Падша тагы изге Екатеринаны катынныка кыстаган.Тик ул кюнмягян. Падша аны азабларга кушкан.

Бар калык кыз артыннан жылаб, аны жялляб барган.
Аҥа äйткянняр: эй чибяр кыз, ник ӱзеҥне жяллямейсеҥ, азабларда ӱлгенче, падша белян рäхятлянеб торсаҥ ней була, дейгянняр.

Изге Екатерина äйткян:
эй аталар, туганнар, бу шакшы жалган ден тотоучы падшага мин сатылмам, дейгян. Аннары ул келяӱ иткян.
Машинага салыб, тянен токмачлаб кисеб бетергянняр. Инде ӱлгяндер диб алсалар,аныҥ бöтöн тяне таза, сау килеш кюреб бöтöн кеше шаккаткан. Бу Алла кодрятен кюреб тя чын Аллага ышанмаганнар, падша кушыуы буйынча изге Екатеринаныҥ башын кылыч белян чабыб ӱтергянняр. Жоряге таш кюк каткан падша шушы Алла кодрятен кюреб тя кюкне, жирне,пяриштялярне, кешелярне, äр-нейне булдырыучы Аллага ышанмаган, кул белян жасалган нястяляргя алла диб табынган.

"Эй изге оло азабланыучы Екатерина, безнеҥ öчöн Ходайга инял, жаннарыбызны коткарсын ыйы."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев