Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

24 апрель - Бәрмәнчек

24 апрель - Бәрмәнчек. Ходаебыз Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көне.

Бу бәйрәмне һәр җирдә дә зурлап бәйрәм итәләр. Чиркәүләргә, өйләрдәге тәре алларына бәрмәнчекләр куела. Элгәре яшел үсемлек ботаклары белән дошманнарын җиңеп кайткан патшаларны каршы ала торган булганнар. Әле дә без бәйрәм көнне яңарган тал ботаклары белән Коткаручыбызны данлыйбыз. Аның үлемне җиңүен таныклыйбыз.

Бәрмәнчек

Зинаида ЗАХАРОВА

Тал песиләрен чыгара,

Көткән җәмле яз җитә.

Бәрмәнчек атнакөннәре

Безне бәхетле итә.

Бөреләнгән таллар җыйдык,

Бәрмәнчек, хуш киләсең.

Табигать тә тоя кебек,

Олы көннәр киләсен.

Бәрмәнчек зур көчкә ия,

Тереклек бирә җиргә.

Песиләре куе булса,

Уңышлы еллар килә.

Чиркәүләрдә келәү итеп

Бәрмәнчек аруланган.

Начар көчтән саклаган ул,

Бар теләкләр акланган.

Ходайдан тынычлык сорап

Арулыклар көтәбез.

Җаннарга җактылык җурап

Теләкләрне әйтәбез.

Тазалык, саулык китерсен

Ару Бәрмәнчек чеме.

Иерусалимга кергән Ходай,

Бәрмәнчек атна көнне.

"Тургай күмәче" пешерә

Әммәсе Бәрмәнчектә.

Җомакта булсын урыны

Җаннарның мәңгелектә.

Бәйрәм белән, Карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев