Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Буген Ватанны саклаучылар көне!

Гомер-гомергә, ир-егетләребез алтын багана булса, илләр-җирләр имин булыр, дигәннәр. Эштә хезмәттәшләребезне, өйдә ирләребезне, улларыбызны һәрвакыт алтын багана итеп күрәсебез килә. Үзенең гаиләсен, туган, торган җирен яраткан кеше Ватанын да кадерли.Шуңа күрә ил сагында торган егетләребез - илнең терәге, халкының ышанычы. Елга бер генә була торган Ватанны саклаучылар көнендә нәкъ тә әнә шундый алтын баганаларыбызны хөрмәтлибез, алар белән горурланабыз.
Тамырлары белән Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Париж авылыннан булган Денис Кадыкеев үзенең хәрби бурычын Мәскәүнең Президент полкында үтәп кайтты. Анда баһадирдай озын буйлы, төз гәүдәле, тәртипле, тулы гаиләдә тәрбияләнеп үскән, хокук саклау органнары белән проблемасы чыкмаган, белемле егетләргә өстенлек бирелә. Денис - нәкъ шундый алтын баганаларның берсе.
Кадерле ир-атларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле, озын гомер телибез! Илләр тыныч, дөньялар имин булып, барчабызга матур тормышта яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев