Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

22 май - бердәм алдан тавыш бирү көне

22 май - Бердәм алдан тавыш бирү көнендә бөтен Россия буенча халык «Бердәм Россия» партиясенең быел көз - 18 сентябрьдә узачак депутатлар сайлауларында катнашачак кандидатлар өчен тавыш бирә. Исәпләү участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылды, һәм алар кичке 8гә кадәр ачык булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә исә депутатлыкка кандидатлар рейтингы төзеләчәк....

22 май - Бердәм алдан тавыш бирү көнендә бөтен Россия буенча халык «Бердәм Россия» партиясенең быел көз - 18 сентябрьдә узачак депутатлар сайлауларында катнашачак кандидатлар өчен тавыш бирә.

Исәпләү участоклары иртәнге сәгать 8дә ачылды, һәм алар кичке 8гә кадәр ачык булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә исә депутатлыкка кандидатлар рейтингы төзеләчәк. Россия күләмендә барлыгы 3 меңгә якын кандидатлыкка кандидат теркәлсә, Татарстанда алар - 58. Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасының 450 депутат кәнәфие өчен исә быел ундүрт партия көрәшәчәк.

Татарстанда бердәм тавыш биреш барышын 5 меңнән артык кеше күзәтә. 13.00 сәгатькә Татарстанда алдан тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 9,91 % ы катнашкан.

Иртәнге якта ук инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан парламенты рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да сайлауларда катнашып, үз тавышларын биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев