Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

21 сентябрь - Алла Анасы Изге Кыз Мария туган көн

Изге Кыз Марiя тыуган конго бяйрям (Рождество пресвятой Девы Марiи)

Изге Кыз Марiя Галилея жирендя Назаретъ каласында тыуган. Анын атасы Iоакимъ, анасы Анна атлы икян. Изге Iоакимъ Давидъ пагамбяр няселеннян тыуган.  Давиднын ӱзеня Алла ӓйткян:  няселеннян ӓдямнярне коткарыучыны тыудырырмын диб.

Iоакимъ белян Анна бик жумарт булганнар, ӱзляре бай икян. Бяйрям сайын жарлыларга садака ӧляшкянняр, Iерусалимъ каласындагы кляӱ ӧйӧня барсалар, кюб нястя алыб барганнар, кляӱ ӧйӧнӧн ӱзеня дя, анын кешеляреня дя кюб настя биргянняр. Алар Ходай кушканны чын кюҥелляреннян кылганнар. Шунын ӧчӧн Алла аларны сӧйгян.

Iоакимъ белян Анна икесе бергя кушылгачын илле жыл улсыз, кызсыз торганнар, алардан бала тыумаган. Бер бала да тыумагач, алар бик кӧйӧнӧб торганнар.  Картайгач бер оло бяйрям кӧннӧ Iоакимъ Аллага корман китерергя диб курешеляре белян Iерусалимгя кляу ӧйӧня барган, анда аннан бӱтян дя кӱб кешеляр барганнар икян. Шунда священниклар башлыгы аҥар ӓйткян: син бик жазыклы кешесен, шунын ӧчӧн Алла сина бала бирмей торгандыр, дигян. Син Аллага корман китерергя дя жараулы тӧгӧл диб аны ӓрлягян, шундагы бӱтян кешеляр дя аны ӓрлягянняр. Iоакимъ шул сюзлярдян курланыб бик кайгыга тӧшӧб кляу ӧйӧннян чыгыб киткян, бютян кешеляр сӧйӧнӧшӧб, кыуанышыб бяйрям итя калганнар. Iоакимъ шул кайгыдан ӧйӧня дя кайтмаган, узенен тыуар кӧтеуляре катына буш кырга барган. Анда ул жылаб чын кюҥеле белян Алладан бала телягян, кюб телягяннян ары ул Алланын Израиль калыгына кылган кодрятлярен исеня тӧшӧргян, шуннан ары ул ӧмӧтӧн Ходайга салган. Теляк телягячен, ӧйӧня кайтмыйчын кырда кырык кӧн ураза тотасы итеб ӱзеня ӱзе айткян: Ходай ӱз рахимен мина белгерткенче ашамныгым кюз  жяшем булыр, ӧйӧм буш кыр булыр, дигян.

Iоакимъ кайтмагач, аҥар ней булганны эшетеб анын катыны Анна ӧйдя туктаусыз жылаб кайгырыб утырган, жылый-жылый Ходайдан телягян.  Шунда Анна ӱз карышысында Ходай пяриштясен кюргян. Пяриштя анар ӓйткян: эй Анна, синен телягеҥ Аллага эшетелде, кайгыларыҥ Ходайга житте, синнян Изге Кыз тыуар, дигян. Синен кызын арткылы буган халыклар Ходайдан изгелек алырлар, дигян, шунын арткылы бӧтӧн дӧньядяге кешеляр котолорлар, дигян; анар Марiя диб ат куярсын, дигян.  Шушы сюзлярне ӓйткяч пяриштя Анна катыннан киткян.  Пяриштя киткяч, ӱзеня ӱзе ӓйткян: ӓгяр дя минем кызым булса, аны Алланын ӱзеня, Алланы даннаб торорга бирермен, дигян, шулай дигян дя, ӱзе Аллага тау итяргя Iерусалимдяге кляӱ ӧйӧня барган.
Гел шул чорда, буш кырда Iоакимгя дя пяриштя кюренеб ӓйткян: Iоакимъ, Алла синен телякляренне эшетте, катыныннан кыз бала тыуар. Анын тыуганына бӧтӧн дӧнья кешеляре сӧйӧнӧрляр дигян; мына сюземнен дӧрӧслӧгӧн мыннан кюрерсен, Iерусалимдяге кляӱ ӧйӧня бар, анда кляӱ ӧйӧнӧн кабкасы тӧбӧндя катынынны очораторсон, мин анар да шушылай хабяр иттем, дигян. Iоакимъ бу эшкя исе китеб сӧйӧнӧб Алланы зурлаган. Аннары кырдан туры Iерусалимгя барган. Пяриштя ӓйткянчя анда кляӱ ӧйӧ кабкасы тӧбӧндя катынын очораткан, катыны анар пяриштя кюренгянне, ней сюз ӓйткянне барында сӧйляшкян. Шуннан ары алар икесе дя чын кюнелляреннян кляӱ итеб Ходайга шӧкӧрлӧк китереб, икесе бергя ӧйляреня кайтканнар. Кайткач ӧйлярендя торганнар. Багыты житкяч, Аннадан Изге Кыз Марiя тыуган. Ул тыугачтын, Iоакимъ Аллага бик оло корман китергян. Булган кешеляр Ходайнын бу кюрсяткян изгелеген кюреб, Алланы зурлаб мактаганнар.

Iоакимъ белян Анна Изге Марiяны ӧч жяшкя чаклы бик сӧйӧб кадерляб узлярендя тотканнар. Пяриштя айткян сюзне ислярендя тотканнар. Iоакимъ белян Анна Марiянын оч жяше тулгач элекке адарынган буйынчы, аны Iерусалимдяге кляӱ ӧйӧня китереб, Аллага биргянняр.

(“Оло бяйрямняр” княгясеннян)

 

Фото: http://odigitriya-hram.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев