Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2021 елда нинди үзгәрешләр көтелә?

Ана капиталы 3,7 процентка индексацияләнә. Беренче балага түләү 466 617 сумнан 483 882 сумга, икенчегә 616 617 сумнан 639 432 сумга арта. Беренче балага ана капиталы алынса, икенчесе тугач, 155 550 сум бирелә. Пенсияләр исә 6,3 процентка индексацияләнәчәк, уртача түләү 17 444 сумны тәшкил итәчәк

Алкоголь һәм сигаретка акцизлар күтәрелә. Папирос һәм сигаретның бер мең данәсенә 2359 сумга, вейп һәм электрон сигаретның бер данәсенә 60 сумга кадәр арта. Финанс министрлыгы бәяләмәсе буенча, бер кап тәмәке 20 сумга артачак. Алкогольгә акциз 4 процентка күтәрелер дип көтелә. Бөтен спиртлы эчемлекләр «Гознак» махсус маркасы белән сатылачак. Ә документлар алмашы цифрлы булачак.

Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген кыскарткан. Хәзер алар парашютчы да, электропоезд машинисты да, машина ремонтлаучы слесарь да, тракторчы да була ала.

2021 елдан эшкә урнашканда кәгазь хезмәт кенәгәләрен бирмәячәкләр. Бөтен мәгълүмат электрон форматта сакланачак. Кемнәр эшли, алар эш бирүчегә кайсы хезмәт кенәгәсен сайлавын хәбәр итәргә тиеш.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев