Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2017 ел йомгак сүтә...

Агымдагы 2017 елның санаулы көннәре калып бара. Бу елда кичергән хисләр дә, шатлык алып килгән хәбәрләр дә, борчу тудырган мәшәкатьләр дә тарих битләрендә калачак. Шушы көннәрдә һәркем үзенең тормыш юлының бер еллык мизгеленә йомгак ясый. Нинди булды соң Әтәч елы? Шөкер, усалланып, очып кунмады, кайгыга батырып, чукымады ул. Шыгырдап торган...

Январь

14 январь көнне Казанда "Туым Жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең Гала-концерты гөрләде. Гран-при бүләген Мамадыш районының Дүсмәт авылы "Тәңкәләр" балалар фольклор ансамбле алды.

Яр Чаллы керәшеннәре Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында егерме бишенче тапкыр Нардуган бәйрәмен үткәрде.

Февраль

Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәге "Идел-Урал керәшеннәренең тарихы-мәдәни мирасы. Актуаль сораулар һәм өйрәнү перспективалары" дип исемләнгән җыентык чыгарды.

Күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, карендәшебез Александр Филиппов арабыздан китеп барды. Мәрхүмнең, "Керәшен антологиясе" төзү теләге белән, архивлардан җыйган материаллары тупланып калды.

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе итеп Иван Чуринны билгеләделәр.

Март

Әлмәт районының "Кәләем" халык фольклор ансамбле 40 еллык юбилеен билгеләп үтте.

3 мартта Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында Республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең күчмә утырышы узды.

Апрель

"Татарстанның мәдәни мозаикасы" IV республика милләтара фестивалендә керәшен оешмасының "Бәрәкәт" бүлеге актив яшьләре дә катнашты.

Түбән Кама керәшен милли-мәдәни җәмгыяте шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында 25 еллык юбилеен уздырды.

22 апрельдә Казанда Татарстан халыкларының III Съезды узды. Әлеге зур милләтара форумда Республика керәшен иҗтимагый оешмасыннан 14 делегат катнашты.

Май

4 май көнне Республика керәшен җәмгыятенең Питрәч төбәге җитәкчесе итеп Лидия Пронинаны сайладылар.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Николай Дунаев (Наил Дунай) Камал сәхнәсендә 80 яшьлек гомер бәйрәмен уздырды. Юбилее уңаеннан, карендәшебезгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены һәм "Форд" машинасы ачкычлары тапшырды.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, редакция "Үлемсез полк" акциясе оештырды. Газетабыз битләрендә һәм Интернетт сайтыбызда сугышта катнашкан әби-бабайлары турында укучыларыбыз язган мәкаләләр басылды.

Танылган язучы, шагыйрә Зинаида Захарованың "Олы көн" дип исемләнгән балалар өчен китабы чыкты.

25 май көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасына 10 ел тулды. Шушы уңайдан уздырылган IV отчет-сайлау конференциясендә республика буенча 155 делегат катнашты. Оешманың Уставы буенча, тагын өчьеллык срокка бертавыштан республика керәшен оешмасының җитәкчесе итеп "Ак Барс" Холдинг" компаниясенең генераль директоры Иван Егоров сайланды.

Июнь

Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан уздырылучы Конфедерацияләр Кубогы матчлары кунакларын Ташкирмән авылының "Көмеш" керәшен фольклор коллективы да сәламләде.

Июль

14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында унсигезенче тапкыр Питрау керәшен мәдәнияте фестивале гөрләде. "Кряшен чибяре - 2017" титулына Алабуга кызы Екатерина Максимова лаек булды. Татарстан Президенты указы белән, Санкт-Петербург галимәсе Наилә Әлмиевага "Татарсианның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле солисткасы Оксана Дмитриева һәм җырчы Вадим Захаровка "Татарстанның атказанган артисты" исемнәре бирелде.

"Туганайлар" газетасы редакциясе 15 еллык юбилеен каршылады

 

Август

"Айбагыр" керәшен балалары этнолагере алтынчы сезонын үткәрде. Мамадыш районының Соколка авылы янында урнашкан палаткалы шәһәрчектә быел 72 бала ял итте.

"Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле Болгариянең Бургас шәһәрендә узган 45нче Халыкара фольклор фестивалендә катнашты.

Сентябрь

8 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районында узган фольклор ансамбльләр фестиваленә Татарстанда һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшен карендәшләребез дә бергә җыелды.

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевка 60 яшь тулды.

Октябрь

5 октябрь көнне "Туганайлар" газетасы 15 еллык юбилеен каршылады. Керәшен басмасы өчен бу зур дата. Революциягә кадәр һәм аннан соңгы чорларда да бер генә керәшен газетасы да шушы яшькә кадәр яшәмәгән.

Казанда "Золото тюрков" II Бөтенроссия яшьләр форумында керәшен җәмгыятенең "Бәрәкәт" бүлеге активистлары да катнашып, төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен популярлаштыру, үстерү буенча проектларын презентацияләделәр.

17 октябрьдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның филармоник джаз-оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова 55 яшьлек юбилеен каршылады. Татарстаг Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" бүлеге, районнардан башкалага килгән беренче курс студентларын үзенең сафына алды.

14-22 октябрьләрдә Сочида узган Бөтенроссия яшьләре һәм студентлары фестивале кысаларында, Татарстанга да килгән чит кунаклары керәшеннәрнең "саклавыч тамга"сын ясады. Мастер-классны "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активисткасы Лариса Спиридонова үткәрде.

Алабуганың "Ак каз" халык фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп узды.

31 октябрь көнне Филармония концертлар залында керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле тугызынчы сезонын ачты.

Ноябрь

Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәве священнигы Павел Павловка 60 яшь тулды. Ел башында Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте" өчен медале тапшырылса, юбилее уңаеннан, Павал әтейне Феофан беренче дәрәҗә "Казан Изге Ана медале" белән бүләкләде.

"Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" V республика милләтара форумында керәшен яшьләре иң зур - 11 кешелек делегация белән катнашты.

Яр Чаллыда Татарстанның халык артисты Виталий Агапов дүртенче тапкыр "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестивале оештырды. Чарада 40 лап керәшен артисты чыгыш ясады.

Декабрь

Зәйдә Республика керәшен оешмасы идарәсенең күчмә утырышы булды. Зәйдә төзеләчәк керәшен православ үзәгенә җир участогы бүлеп бирелде.

Мамадыш районының Никифорово авылы чиркәвенә дип эшлеклесе, Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеев истәлегенә мемориаль такта куелды.

 

Халкыбыз өчен җанын бирердәй булып, кайгыртып йөрүче барча карендәшләребезгә редакциябез зур рәхмәт белдерә. Бер-беребезне аңлап, авыр чакта терәк булып, халкыбыз белән горурланып яшәсәк иде. Инде ишек кагучы Эт елы да шатлык-куанычларга һәм уңышларга бай булсын, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев