Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

19 июнь - Тройсын бәйрәме

Бүген - Тройсын бәйрәме!

Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне. Ышанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу апостолларга святый тын иңә.

Бабаларыбыз борынгы йолаларны чиркәү бәйрәмнәре көннәренә җайлаштырып, ипләп-көйләп үткәргәннәр. Борынгы заманнардан ук килгән табигать анага рәхимлек сорап корман китерүләр, келәү итүләрне дә Троица - Тройсын көненә җайлаштырганнар. Аны, гадиләштереп, "җапрак бәйрәме" дип атаганнар. Чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә.

Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.

Бүген Тройсын бәйрәме Татарстанның күп кенә керәшен авылларында зурлап үткәрелә.

Тагын укы: Тройсынга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев