Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

15 АПРЕЛЬ – ОЛЫ КӨН

Быел барлык христиан динендәге халыклар, шул исәптән керәшеннәр дә, Олы көн бәйрәмен 15 апрельдә билгеләп үтәләр. Бу көнне күпләп күкәй маналар. Күкәй борынгы заманнардан ук тормыш яралу символы булып санала.

Аның кабыгы - күк йөзен, эчендәге пленкасы - болытларны, агы - бөтендөнья сулык-ларын, уртадагы сарысы - Җиребезне белдерә. Менә шушы мәгънәләрне үз эченә сыйдырган кызыл күкәйләрдән өлеш алу бәйрәме ул Олы көн. Хәзер күкәйләрне төрле төсләргә маналар, наклейкалар ябыштыралар. Ә элек аларны бары кызыл төскә генә буяганнар. Бер-береңә кызыл күкәй бирешү - сөюлек, татулык, җылылык өләшү, куанычлар белән уртаклашуны аңлата. Күкәйне кызылга ману мәҗүсилек заманыннан ук килә. Кызыл төс ул - ут, кояш, мәңге үлемсезлек һәм яңадан туу символы булып тора. Олы көн күкәен кызылга мануның нигезенә дә әнә шул эчтәлек салынган. Кызыл күкәйләрдән тәре алдына да өлеш куялар. Ул күкәйләр ел буена шунда тора. Манган күкәйләрне, Җир-Ананың күңеле булсын дип, җиргә күмү гадәте дә бар. Үлгәннәргә өлеш чыгарып, буяулы күкәйләрне зиратка илтү дә күзәтелә. Болар барысы да - бик борынгы заманнардан калган мәҗүсилек йолалары. Христиан дине законнары буенча бу көнне чиркәүләрдә зур бәйрәм келәве үтә. Барлык христианнар, куанышып, бер-берләренә "Христос терелеп торган", "Чынлап терелеп торган", дип, зур сөюлеккә өлештәш булуларын күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пасха Олы көн күкәйләр