Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Күршеләр - иң якын кешеләр. Ишекләре бикләнмәсен

Нинди генә исемдәге бәйрәмнәр, көннәр юк хәзер. Аларның кайберләрен искә дә алмый каласың. Ә менә соңгы елларда гына кертелгән "Күршеләр көне" дигәнен берәү дә игътибарсыз калдырмый торгандыр. "Күршеләр көне" уңаеннан Чаллы шәһәренең күп кенә ишегалды мәйданнарында бәйрәм чаралары узды. 31 нче бистәдә яшәүчеләр өчен үткәрелгән бәйрәмдә булып, җыелган кешеләрдән күршеләре...

Нинди генә исемдәге бәйрәмнәр, көннәр юк хәзер. Аларның кайберләрен искә дә алмый каласың. Ә менә соңгы елларда гына кертелгән "Күршеләр көне" дигәнен берәү дә игътибарсыз калдырмый торгандыр.

"Күршеләр көне" уңаеннан Чаллы шәһәренең күп кенә ишегалды мәйданнарында бәйрәм чаралары узды. 31 нче бистәдә яшәүчеләр өчен үткәрелгән бәйрәмдә булып, җыелган кешеләрдән күршеләре турында сөйләүләрен сорадык.

Рәзимә апа - 75 яшь:

Күрше подъездда яшәүче Галя апаны "Күршеләр көне" белән котлыйм. Ул "Туганайлар" газетасын алдыра, минем котлавымны укымый калмас. Әле үзләре Кабан авылындагы бакчаларына кайтып киттеләр. Ире Алексей дәдәй дә, Галя апа да - киң күңелле, ачык кешеләр. Алар белән танышканнан соң, тормышым күпкә ямьләнеп, кызыклырак булып китте. Я аларда, я бездә күрешкәч, элеккеләрне сөйләшәбез. "Бездә менә болайрак иде, дия-дия, сөйләгәннәрне җыр-көйләр белән "ныгытып", раслап куябыз. Башкириянең мин яшәгән төбәгендә бер генә дә керәшен кешесе очратканым юк иде. Гомумән, андый халык бар икәнен бөтенләй белми идем. Чаллыга килгәч, аларның барлыгын белдем, дию генә аз, бик күпләре белән аралаша башладым. Бик күңелле, кунакчыл, эчкерсез халык.

Күршеләр бәйрәмендә иң шатланганы - балалар

Соңгы вакытта Галя апа да, Алексей дәдәй Батаев та сәламәтлеккә туймыйлар. Мин аларның исәнлеге өчен әллә ниләр бирер идем. Догалар укыганда, Ходайдан аларга тазалык-саулык сорыйм.

Аларның туган яклары - Сарман районы Ләке, Зәй районы Кабан Бастрык авылы кешеләренең бик-бик әйбәт кешеләр булуын алар сөйләгән истәлекләрдән беләм. Ул якларны, Батаевлар яраткан кебек, мин дә ярата башладым инде.

Кадерле күршеләрем! Әле бик озак гомерләр, бергә-бергә, дус-тату булып, бер-беребез белән аралашып яшәргә язсын иде.

Надя - 50 яшь:

Бу бистәдә 1988 елдан бирле яшибез. 28 ел эчендә тормышыбызда бик күп үзгәрешләр булды. Әйбәтләре дә, начарлары да. Кайгыларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп яшәүче күршеләребез бар, Аллага шөкер. Дөрес, башка квартирга китүчеләр дә, чын дөньяга күчүчеләр дә булды. Бала югалту хәсрәтен күрергә дә туры килде. Ни генә булмасын, иң беренче иттереп, күршеңнең ишеген кагасың. Күршеләр ягыннан мин бәхетле, элек яшәгән урынымда да әйбәтләр иде, монда да бик яхшылар туры килде. Бер як янәшәдә яшәүчеләребез күчеп киткәч, алар урынына яңалар килде. Тик менә алары белән, ничектер, берегеп, йөрешеп китеп булмый. Бик бай яшәүчеләр, шуңадыр да, бәлки, аралашасылары килмидер. Андыйларны җәллим мин, яшәүнең тәмен белмәүчеләр, дим. 31/12 йортының бөтен кешеләрен, күршеләребезне, җыештыручыларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев