Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Ерак дәдәм эзләрен искә алып...

9 Май бәйрәме якын­ лашкан саен, минем шушы тарихны кешеләргә сөйли­сем килә... Бабам - әбиемнең әтисе - Афанасий Михайлович Никифоров - 1904 нче елда Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганчы колхозда бригадир булып эшли. Сугышка кадәр әбием Мария Васильевна алты бала бүләк итә аңа. Кызганычка каршы,...

9 Май бәйрәме якын­ лашкан саен, минем шушы тарихны кешеләргә сөйли­сем килә...

Бабам - әбиемнең әтисе - Афанасий Михайлович Никифоров - 1904 нче елда Мамадыш районы Югары Әрнәш авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганчы колхозда бригадир булып эшли. Сугышка кадәр әбием Мария Васильевна алты бала бүләк итә аңа. Кызганычка каршы, ул чорга хас булганча, аларның өчесенең гомерләре бик кыска була. Ерак бабам 1941 нче елның июнендә үк сугышка китә һәм алтмыш тугыз ел буе хәбәрсез югалганнар рәтендә йөри. Берсеннән-берсе кечкенә балалары белән ерак әбием ялгыз кала.

Сугыш чоры, сугыштан соңгы еллар авырлыгы, ул заман кешеләренең һәрберсенә кагылган кебек, әбиемнең ятим балаларын да читләтеп үтми. 1931 нче елгы Ксения исемле кызы да нык салкын тиеп, үпкәсе ялкынсынудан үлеп китә. Аның 1951 нче елның салкын кышында Теләче базарыннан утын ташырга дип чана алып кайтканда аяклары чабатасына ябышып каткан була. Шушы хәлдән соң ул аягына кире баса алмый. 1936 нчы елгы кызлары Надежда - минем әбием - урман-кыр буйларыннан кычыткан, алабута җыеп йөргәндә, күзгә-күз бүре белән очраша. Тук вакыты туры килгәндерме, арык кызчыкны кызганганмы - ул аңа кагылмый, авыл башындагы ындыр табагына хәтле ияреп бара да, калкулык та утырып, озатып кала. Күптән түгел сиксән яшьлеген үткәргән әбиебез бүгенге көндә безнең белән Владимир авылында яши.

Ерак бабам киткәндә, тугыз айлык сабый булып калган дәдәм - Михаил Афанасьевичны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Гомер буе җитәкче урыннарда, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып хезмәт итә ул. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, кибет, клуб мөдире булып эшләгәндә, урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң колхоз рәисе, авыл җирлеге башлыгы һәм башка күп вазыйфалар башкара. Район, республика күләмендәге бик күп Мактау кәгазьләре, диплом, медальләр иясе ул. Албай авылында Питрау бәйрәмен зурлап башлап җибәрүче дә - минем ерак дәдәм.

Михаил Афанасьевич әтисенең хәбәрсез югалуы белән гомере буе килешми. Аның язмышын ачыклау буенча эзләнә башлый. "Хәтер китабы"нда булмагач, Балык Бистәсенең хәрби комиссариаты документларыннан таба ул мәгълүматны. Бәхеткә, анда бабамның кайда һәлак булуы да күрсәтелгән була. Орлов өлкәсендәге каты сугышлардан соң, Икенче Муратовка дигән авыл янында башына ярчык тиеп үлүе һәм шунда җирләнүе турында Орлов өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат килүгә, дәдәм үзенең өч улы белән ерак юлга кузгала. 3100 чакрым юл үтеп, алар бабам каберенә барып баш ияләр. Торак пунктлар әкренләп беткәч, әлеге туганнар каберлеген Веперенецка мәктәбе янына күчергән булалар. "Каберлекне бик чиста тоталар, чәчәкләргә күмелгән", - дип сөенеп сөйләде ерак дәдәм, әйләнеп кайткач. Каберлектә алар өчен бик тә истә калырлык хәл була. Авылдан бабайның туган нигезеннән алып барган балчыкны сибеп, венок куйганнан соң, истәлеккә фотога төшәләр. Шулчак кинәт кенә күк күкри. "Күтәрелеп карасак, кояшлы матур көн, аз-маз гына болытлар күренә. Аптырашта калдык. Шулай да минем өчен зур сөенеч иде: әтиебез-бабабыз алтмыш тугыз елдан соң үзен эзләп тапканнарын белгән, димәк. 15 майда - һәлак булган көнендә барган идек. Сөенечен рухы шулай күк күкрәтеп безгә ирештергән", - дип язды ул район газетасында "Әтиемне күргәндәй булдым" дип аталган мәкаләсендә.

Михаил Никифоров әтисе кабере өстендә

Мин аңарга бу изге эше өчен бик рәхмәтле. Ерак бабабыз яткан мәңгелек йортның кайдалыгын без - оныклары, оныкчыклары хәзер инде беләбез. Мин әле мәктәп укучысы гына. Ләкин сугышта геройларча үлгән бабам каберенә барып кайту - минем дә изге хыялым. Берничә ел элек кенә Михаил Афанасьевич арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бу мәкалә сугыш кырларында ятып калган бабам һәм әбиемнең бердәнбер туганы - ерак дәдәм рухына иман сүзләре булып ирешсен иде.

Регина АХУНОВА,

Усали урта мәктәбенең

10 нчы класс укучысы,

"Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге члены

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев