Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Захарованың яңа китабы чыкты

Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Әлмәт якларында яшәп иҗат итүче шагыйрәбез, Татарстан Язучылар берлеге члены Зинаида Захарованың балаларга багышлап язылган шигырьләр һәм әкиятләрдән торган "Зирәк куян" исемле китабы дөнья күрде.

Бүген, 26 январь көнне, Әлмәт районы Кәләй авылы мәктәбендә китапның презентациясе була. Шигырьләр шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Бик матур итеп язылган әлеге шигырьләрнең берничәсен укучыларыбыз игьтибарына тәкъдим итәбез.

Зинаида Захарова

Ашханәгә килегез!

Ашханә ачып җибәрдем

Кошларга салкын кышта.

Аларны кызганмаганга

Бик ачуландым кышка.

Усалланып беткәнсең, дип,

Каты шелтә белдердем.

Шул арада кошчыкларны

Чакырырга өлгердем.

Очып килеп тә җиттеләр

Кунакларым, чыр-чулап.

Алар өчен көтелмәгән

Ашханә бу чын-чынлап.

Ачтан интеккән булганнар,

Шуңа да бик кызгандым.

Тиз арада мин аларның

Ышанычын казандым.

Миннән курыкмас булдылар,

Очалар да төшәләр.

Алар тәмле әйбер алып

Чыкканымны көтәләр.

Салкыннардан, кошчыкларым,

Сез саклана күрегез.

Ашханәм ишеге ачык,

Кыенсынмый керегез.

Хәйран калырлар

Кечкенә генә балыкны

Кем өйрәткән йөзәргә?

Әйтеп бирер иде дә ул,

Теле юк шул сөйләргә.

Минем дә шул балык кебек

Килә суга чумасым.

Балык булу бик тә ошар,

Килмәс судан чыгасым.

Их, чумармын елгабызга,

Балыкларны уздырып.

Бар дусларым карап торыр,

Хәйран калып, кызыгып.

Кычыткан чыпчыгы

Әби әйтә: "Кызым, син,- ди, -

Гел кычыткан чыпчыгы.

Башыма капты тавышың,

Яратасың чыр-чуны".

"Хәзер үк күрсәт, әби,- дим,-

Кычытканның чыпчыгын".

"Үзе очып килеп керер,

Ачып куй,- ди, капчыгың".

Капчыгым юк, бар ич букчам,

Ачып куйдым да көтәм.

Әби әйтә: "Соңга калдың,

Ул күптән очып киткән".

Ә үзе елмаеп йөри,

Ышанмадым шуңа да.

"Ничек ерак очсын ул,- дим,-

Кычытканы шунда ла".

"Чыпчыгым" дип, әби миңа

Яратып кына әйткән.

Кычытканда сыерчык та,

Чыпчыклар да юк икән.

Виктория дәрес бирә

Виктория - зур кыз, көздән

Беренчегә бара ул.

Укый, яза, рәсем ясый,

Бик сәләтле бала ул.

Шәһәр кызы, ә шулай да

Авылны бик ярата.

Безне сагынып, җәйләрен

Ел да кунакка кайта.

Җәйне сездә үткәрәм, дип,

Әй шатландыра мине.

Компьютер серләренә дә

Өйрәтермен, ди, сине.

Йокысыннан уянуга,

Планшеты кулында.

Һич кенә дә белеп булмый

Ни икәнен уенда.

Өр-яңа әлифба алдым

Бүләк итеп кызыма.

Тизрәк шатландырыр өчен,

Суздым нәни кулына.

Яле, укып күрсәт, дидем,

Китапны куйдым ачып.

Күзләр уянмаган, диеп,

Шартлатып куйды ябып.

Дәресне, әби, син түгел,

Хәзер мин үзем бирәм.

Заманадан артта калма,

Тиз бул, айпадны өйрән.

Дәрес бирә Виктория,

Укучы мин - әбисе.

Өйрәндем дигәндә генә,

Кайтып алды әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев