Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшәлмәгән дә кебек...

Еллар узып, олыгая барган саен, адәм баласы үзенең яшьлек елларына ешрак әйләнеп кайта. Тәпи атлап киткән туган туфрагын, күңелле балачагын, җилкенчәк яшьлеген, бәхетле мизгелләрен сагынып, кабат-кабат искә ала. Ә хатирәләр, вакыт узган саен, татлырак кына... Берәүләр тормышларында булган онытылмас минутларын йөрәгенең иң тирән почмагында сакласа, икенчеләр кәгазь битенә, куен дәфтәренә...

Дәһшәтле 1941 нче ел баласы ул, Ватан сугышы башланып, унсигез көн узгач, дөньяга килә. Әтисе сугышка киткәндә хатыны Фёклага (кыз фамилиясе Кашеварова, тормышка чыккач Тимофеева булган) "кыз туса - Палый дип исем кушарсың" диеп, әйтеп калдырган. Ә авылда аңа барысы да Миней дип эндәшкәннәр. "Чын исемемне паспорт алганчы да белмәгәнмен, ахры. Кулга сәгать кадәр миң чыккан булган, шул исемне кушкач, беткән. Хәзер беләктә аз гына табы бар", дип яза ул хатирәләрендә.

"Балачак бер яктан бик күңелле үтте. Төрле уеннар уйнап, җәй көне яланаяк йөреп аяк яраларыннан "чеби чыгара" идек, яз-көз күтәртмәле чабатада элдерттек, кышын - киез итекне салмадык. Ул вакытта өй саен кереп, итек басып йөриләр иде. Юлаучыларның шулай кунып чыкканнарын да хәтерлим. Кичләрен керосин лампасы яндырып, әни янына тол хатыннар җыелып, көлешә-көлешә кич утыралар иде. Авыр тормышка карамастан, күңелләре шат иде аларның...

Ипине 12-13 яшькә кадәр авыз тутырып ашый алмадык. Әниләр ел буе таякка (трудодень) эшли иде, шуңа бер капчык ашлык бирәләр. Аны тегермәндә тарттырып, бәйрәмнәрдә генә көлчә, тәбикмәк пешерәләр. Черек бәрәңгедән тәбә пешерер өчен дә он кушарга кирәк иде бит. Бервакыт әнигә бер килограмм чамасыдыр бал бүлеп бирделәр. Без аны абыем Сергей белән бер утыруда иписез ашап бетердек. Шикәрне дә әни калак белән генә салып бирә, без телне тидереп кенә, самовардан агызып чәй эчәбез. Самоварны чистартырга дип бөтен бала-чага җыелып су буена төшәбез.

Авыр булса да, әни сыер тотты. Аның маен хөкүмәткә заданиега бирә, шулай ук йомыркадан да өлеш чыгарырга кирәк иде. Ә без, май язганда, кострюль кырындагы сөт өстен генә ялыйбыз, май суын эчәбез. Сепарат авылда Сеңер Марпа түтиләрдә генә бар иде. Без, кичен көтү кайта башласа, чират алырга дип, аларга йөгерәбез. Әниләр сөтләрне аертып, төн уртасында гына кайта иде. Иртән тагын эшкә китәләр. Без, сәгать булмагач, кояш күләгәсен аяк табаны белән үлчәп, аларның көндез эштән кайтышына бәрәңге пешерергә өйгә йөгерә идек. Без күргәннәрне аңлатып бетереп булмый - алар кызык та, моңсу да..."- дигән юллар бар Палый түтинең язмасында.

Канаш финанс техникумында укып, Бондюгада (хәзер Менделеев шәһәре составында) ел ярым бюджет инспекторы булып эшли. Районны 1963 елда Алабугага кушканнан бирле, инде 78 нче яше белән барса да, Пелагея Григорьевна һаман шул системада кайный. Егерме еллап финанс органында бюджет бүлеге башлыгы вазыйфасын башкара. Уңышлары өчен үзен Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары белән бүләклиләр. Ике тапкыр "Социалистик ярыш җиңүчесе", аннан соң "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә", "Алабуганың 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре һәм "Финанс эше отличныгы" күкрәк тамгасы тапшыралар. "Коммунистик хезмәт ударнигы" һәм "Хезмәт ветераны" дигән исемнәре дә бар. Читтән торып Казан финанс-икътисад институтын да тәмамлый. Районнарда чиксез күп командировкаларда бюджеттан бирелгән акчаларның дөрес тотылуын тикшерә. Бик күп яшь специалистларга наставник була. Хәзерге вакытта да яшьләрне саннар патшалыгында эшләргә өйрәтә.

"Уңышларга ирешүемдә Феодосиянең (Миңгол Галиевка кияүгә чыккач, Фәния дип йөртәләр) роле зур. 8 класс бетергәч, күз авыртуы аркасында бер ел укымыйча, бер туганнарда бала карадым. Пидуч 8 нче классны Украинада, абыйсы янында укыды. Авылга кайткач, әнине икебезне Мамадышка бергә укырга җибәрергә күндерде. 20 чакрым булган Мамадыш белән Дүсмәт арасын һәр шимбә-ял көннәрендә җәяү, яңгыр, кар явуына карамастан, җәяү йөри идек. Барда тракторы очраса, сөенечнең чиге юк иде", - ди Миней түти.

Паваллар семьясына килен булып төшә. Кызганыч, ире белән пар канат булып 20 ел гына яшәп калалар, Иван Егоров 1988 елдә йөрәк авыруы белән якты дөньядан китеп бара. Уллары Сергейнең тормыш иптәше, Юкәче кызы Валентина белән бер кыз үстереп, матур гомер итүләренә Палый түти шатланып туймый.

"Иванга тормышка чыккач, бераз авылда яшәдек. Шул вакытта правлениедә өч ай экономист булып эшләдем. 1964 ел өчен финанс планы төзедем. Инструкция буенча расчетлар ясадым. Янымда зоотехник утырды. Минем чутта шалт-шолт санаганымны күреп, аптыраган икән. Соңыннан, мин төзегән финплан үрнәк булып, колхозда кулланылган, дип әйтте абый",- дип искә ала ул.

Миней түтиләр хәзер авылга иренең кече энесе Петрның хатыны Лиза һәм үз абыйсының хатыны Начтый җиңгәсе янына кайтып йөриләр.

Килендәше Елизавета Егорова белән

"...Һәрвакыт авылга килеп җиткәндә, тау башына күз төшерәм. Без кечкенә чакта утырткан наратлар зур урман булган. Лиза белән саф һава сулап, урманнан әйләнәбез. Дару үләннәре, җиләкләр җыябыз. Сабантуйларында берничә авылдашны гына күрсәм дә, күңел әллә кайларга оча башлый, яшьлек елларына кайта. Бергә уйнап үскән дус-ишләрнең, кордашларның да инде күбесе юк - мәңгелек йортка китүчеләр шактый. Зиратка баргач, йөрәк әрни. Исәннәргә тормышның матурлыгын күрә белеп, рәхәтләнеп яшисе дә яшисе. Без инде җитмешнең теге ягына чыксак та, әле яшәмәгән дә кебек бит...",- дигән юллар бар Палый түтинең язмасы ахырында. Килешәсездер, көчле сүзләр!.. Һәрбарчабыз да туган җир, гомер, бәхет дигән сүзләрнең асылына төшенеп яшәсәк иде. Ә инде көчле рухлы һәм тирән акыллы булган язмам герое, авылдашыма нык саулык телим. Киләсе Сабантуйларда очрашканчыга кадәр, Миней түти!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев