Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел өстәленә “толыплы” тавык әзерләгез

"Толыплы" тавык (французча ит) 10 порция өчен кирәк була: 1,5 кг тавык түшкәсе, 5-6 тырнак сарымсак, 250 г каты сыр, 1 стакан он, 6-7 аш кашыгы майонез, 2 чәй калагы горчица, тоз, борыч, ит яки тавык өчен приправа, сыек май. Тавык түшкәсен порцияләп бүләргә, калынлыгы 1,5 см тирәсе. Һәр кисәкне...

"Толыплы" тавык (французча ит)

10 порция өчен кирәк була:

1,5 кг тавык түшкәсе, 5-6 тырнак сарымсак, 250 г каты сыр, 1 стакан он, 6-7 аш кашыгы майонез, 2 чәй калагы горчица, тоз, борыч, ит яки тавык өчен приправа, сыек май.

Тавык түшкәсен порцияләп бүләргә, калынлыгы 1,5 см тирәсе. Һәр кисәкне тоз, борыч, приправа белән ышкып чыгарга. Полиэтилен пакетка салып җиңелчә тәпәп алырга. Әлеге кисәкләрне онда әвәләп алып, сыек майда җиңелчә алтын төскә кергәнче кыздырырга.

Эчлек. Моның өчен у ылган сырның яртысын, укроп (петрушка), сарымсак, горчица һәм майонезны бергә кушып болгатырга. Кызган тавык порцияләрен пергамент җәелгән табага тезеп чыгарга. Өсләренә эчлекне салырга. Эчлек өстенә калган уылган сырны сибеп чыгарга. 200 градуслы духовкада 15-20 минут пешерергә.

Киңәш. Тавык ите урынына дуңгыз итен дә кулланырга була. Ул вакытта аны к ыздырып тормыйча, духовкага гына тыгып 35 минут пешерергә. Шулай ук эчлеккә туралган помидор, болгар борычы, суган белән кыздырылган шампиньон кушарга була. Эчлек урынына һәр ит кисәге өстенә консервланган ананас куеп, өстенә сыр сибәргә мөмкин. Болай да бик тәмле килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев