Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Василий Тимофеевны тагын зурладылар ФОТО

Бүген иртән Мамадыш районының Чия Башы (Никифорово) авылы Изге Николай чиркәвендә зур келәү узды. Службаны Казан шәһәренең Тихвин чиркәве священнигы, керәшен чиркәүләре благочинные Павел Павлов, Нократ Аланыннан (Вятские Поляны) Гурий әтей Харитонов, абыйлы-энеле керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий һәм Балык Биктәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизовлар үткәрде.

Бәйрәм келәвеннән соң, авылдашлары, керәшеннәрнең беренче укытучысы, дин эшлеклесе, Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевич Тимофеевның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Чарада Мамадыш районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Вадим Никитин белән төбәкнең мәдәният бүлеге һәм керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов та катнашты. 1895 елда Чия башы авылының чиркәве Василий әтей теләге буенча Николай Ильминский истәлегенә атап салынган булган. Мемориаль тактаны да чиркәүгә беркетеп куйдылар. Узган ел республика керәшен җәмгыяте Василий Тимофеевның тууынна 180 ел тулу уңаеннан, зурлап юбилей чаралары уздырды.

Бүген Чия башы авылы халкына икеләтә бәйрәм булды, дисәк тә, дөрес булыр. Бер-берсеннән кул сузымы булып, җиде төштән бәреп чыккан чишмәләрен бер улакка җыеп, матур комплекс ясап куйганнар. Биредә, тау астыннан агып ятучы чишмәләргә карап хозурланырга да, изге суын эчеп шифа алырга да һәм купельдә чумылып сихәтләнергә дә була. Комплексны отец Гурий аруландырды. Авыл халкы бу урынны изге, дип саный. Әлек әби-бабайлар яңгыр һәм матур, тыныч көннәр сорап та бирегә җыелганнар. Комплексны башыннан-ахырына кадәр авылдашларның үзләре ясавы, ә материалларын грант акчасына сатып алулары турында искәртеп узды Никифорово җирлеге башлыгы Сергей Степанов.

Чарадан фоторепортаж карагыз. Бу хакта тулырак бераз вакыттан сайтыбыздан һәм газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Тагын укыгыз:

Нурлы Марҗый әби

Юлия ГУБИНА

Милена НОВИКОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев