Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ульяна һәм Вадим Захаровлар “Балалы солянка” тамашасында катнашканнар

28 январь көнне Казанның Уникс залында елга бер тапкыр үткәрелә торган кызыклы тамаша - "Балалы солянка" концерты узды.

Биредә эстраданың популяр артистлары балалары белән бергә чыгыш ясый. Һәр елны тамашачы яңа йолдызчыклар барлыкка килүнең шаһиты була. Быелгы солянкада да зур сәхнәгә тәүге тапкыр аяк баскан артист балалары булган.

Концертта күренекле җырчыбыз Вадим Захаров та кечкенә кызчыгы Ульяна белән чыгыш ясады.

Алар бергәләп "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" җырын башкардылар. Вадим үзенең Инстаграм социаль челтәренә концерттан видеоролик та куйган. Җырчының Инстагамдагы подписчиклары, сокланып, комментарийлар да язалар. Араларында "Үлепп яратам шушы җырыгызны!", "Әйбәт, мәгьнәле җыр..." "Бик матур, Молодец!!!", "Ты наверное за дочь больше переживал!", "Бик матур җыр, кызыгыз молодец, тавышы да бар", "Татар эстрадасында Сез иң яхшы һәм талантлы җырчы!" дигәннәре дә бар.

Без, үз чиратыбызда, карендәшебезгә һәм аның кызына иҗади уңышлар телибез!

Шамил Абдюшев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев